Радик Ислямов барлык балыкбистәлеләрне Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлый
«Хөрмәтле ватандашлар!
Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм.
12 декабрь – илебездә бик мөһим дәүләт бәйрәме буларак билгеләп үтелә. 1993 елның бу көнендә күпмилләтле Ватаныбызның Төп законы кабул ителде һәм аның нигезләмәләре яшәешебезнең асылын тәшкил итә.
Илнең Төп законында Россиянең күп милләтле халкының тынычлыкка һәм иминлеккә, үзара килешеп яшәүгә һәм бердәмлеккә омтылышы чагыла. Россия Конституциясе илнең һәр гражданына лаеклы тормыш һәм ирекле үсеш тәэмин итүче көчле дәүләт төзүгә юнәлдерелгән. Ул Россиянең куәтен, халыкара аренада абруен ныгытуга, икътисадый тотрыклылыкка хезмәт итә. Бәйрәм белән котлап, һәркайсыгызга сәламәтлек һәм бәхет, иртәгесе көнгә ышаныч, тынычлык һәм киләчәктә дә зур уңышлар телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia