Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Радик Ислямов балыкбистәлеләрне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлый

Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!

6 ноябрь – республикабыз үсешенең яңа этабы башлануы белән Татарстанның хәзерге тарихына кереп калды. Татарстанның үз Конституциясен кабул итеп, республика үсешендә максатчан юнәлеш билгеләү тарихи мөһим вакыйга булды. Ул туган ягыбыз байлыкларын, икътисади мөмкинлекләрне күпмилләтле халкыбызның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, рухи һәм мәдәни кыйммәтләребезне саклау, киләчәгебезне кайгырту мөмкинлеген бирде. 
Хәзерге вакытта Татарстан үз үсешендә лидерларның берсе булып тора. Без шәһәрләр, бистәләр, авыллар төзекләндерелүен күзәтәбез. Фельдшер-акушерлык пунктлары, мәдәният йортлары, спорт мәйданчыклары һәм башкалар төзелә. Дәүләт сугыш һәм хезмәт ветераннары турында аерым кайгырта. Болар барысы да республикабызның Төп Законы – Татарстан Республикасы Конституциясе нигезе булган туган республикабыз өчен горурлык хисен ныгыта.
Бәйрәм уңаеннан һәркемгә кайнар котлауларымны юллыйм. Уңышлар юлдаш булсын, һәр гаилә муллыкта яшәсен, илебездә иминлек хөкем сөрсен!

Радик Ислямов,
Балык Бистәсе муниципаль район җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса