Рәдиф һәм Диана Сибгатовларның бәхете - балаларда
Тормышта үз кешеңне табу - чын бәхет ул. Аның янында син бер дулкында йөзәсең, барлык фикерләреңне һәм тойгыларыңны уртаклашасың. Радиф һәм Диана дә шулай.
Алар икесе дә Казанда укыганда танышканнар. Диана әти-әнисе белән шәһәрдә яши, халыкара сервис көллиятендә һөнәр ала, ә Рәдиф Казан федераль университетында укый. Яшьләр җиңел һәм күңелле аралашалар, очрашуны түземсезлек белән көтәләр һәм буш вакытларын бергә үткәрергә тырышалар. Ел ярым очрашканнан соң алар язмышларын мәңгегә бәйләргә уйлыйлар, никахлашып туй ясыйлар. Диананың әти-әнисендә яши башлыйлар. Рәдиф укуын тәмамлап армиягә китә. Бу вакытта аларның Самат исемле уллары була һәм икенче баласын көтәләр. Армиядән кайткач, яшь парлар Балык Бистәсенә күченәләр. Рәдиф МЧСка янгын сүндерүче булып эшкә урнаша.
Сибгатовлар бер-берсен аңлап, бер-берсенә ярдәм итеп, менә инде 15 ел гармониядә яшиләр. Аларның дүрт баласы: ике улы һәм ике кызы бар.
- Рәдиф синең йөрәгеңне ничек яулап алды? – дип Дианадан сорыйм.
- Рәдиф тормышка җитди карый, эшкә осталыгы бар. Рәдиф балаларны бик ярата, һәрчак өйдә булышырга әзер. Ул яхшы, кайгыртучан ир һәм әти. Әниемә генә түгел, туганнары белән дә җылы мөнәсәбәттә. Ярдәмчел, шуңа күрә күршеләре аңа һәрвакыт ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
Без бергәләп яраткан ризыкларыбызны - манты һәм өчпочмаклар әзерлибез. Балалар да тәмле ризык белән сыйланырга ярата. Бәйрәмнәрдә кайнана тәмле бәлеш пешерә. Әнием да безгә булыша. Әти-әнигә мине кадерләп үстерүләре һәм башка кешеләргә хөрмәт белән карарга өйрәткәннәре өчен рәхмәтле, - ди Диана.
Бала туу алар өендәге шатлык һәм бәхетне арттыра. Хәзерге вакытта олы уллары Самат сигезенче сыйныфта укый, әтисенә булыша. Икенче улы Салават та мәктәптә укый. Бертуганнар вакытларын һәрвакыт бергә үткәрәләр, аларның уртак шөгыльләре бар: милли көрәш, футбол, волейбол һәм чаңгы ярышлары.
Самат шулай ук «Камские звездочки» балалар үрнәк хореография коллективында бию белән шөгыльләнә һәм «Созвездие» конкурсында катнаша. Җәй көне алар Кырымга барып кайтканнар. Ясминә йөзү белән мавыга һәм ярышларда призлы урыннар ала. Кече кызлары Зифа балалар бакчасына йөри.
Әтисе вафат булгач Рәдиф гаилә башлыгы ролен үз өстенә ала. Диана кайнанасы Дания Нурулла кызы җылы мөнәсәбәттә, ул һәрвакыт ярдәм итәргә һәм зирәк киңәш бирергә әзер. Аларның гаиләсендә мәхәббәт, кайгырту һәм үзара аңлашу хөкем сөрә, бу аның барысына да уртак тел табып яшәргә ярдәм итә. Әти-әниләре чисталык һәм тәртип ярата, балалар да шуны күреп үсә. Олылар үрнәгендә алар җаваплылыкка һәм хөрмәткә өйрәнәләр.
Җәй җиткәч барысы бергә бакчада эшлиләр, табигатькә ял итәргә, балык тотарга чыгалар. Балыкчылар көнендә малайлар ярышларда катнашалар һәм бүләкләр алалар.
Гаиләләре белән шулай ук җиләк һәм гөмбә җыярга яраталар. Кичләрен урамга чыгып бадминтон уйныйлар.
Мәхәббәткә, үзара аңлашуга һәм тугрылыкка нигезләнгән ныклы гаилә - чын бәхет ул. Бәхетле гаиләдә балалар тырыш, тәүфыйклы, акыллы булып үсә. Рәдиф һәм Диана Сибгатовларның бәхете - балаларда.
Тансылу Мингазова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia