Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Рабига  Кадыйрова: “Үгез җигеп басу сукаладык”

Күгәрчен авылында туып-үскән, балачагы сугыш елларына туры килгән Рабига апа Кадыйрованы тыңлап торганда күзләргә яшьләр килә.

 Юк, ул узган тормыш юлыннан зарланмый, авыр булды, дип тә көрсенми.

 “Ул чакта без авыл халкы белән бергә идек, шул бердәмлек  көче безгә каршыбызда торган барлык киртәләрне җиңәргә ярдәм иткәндер дип уйлыйм”, - ди ул.

19 яшендә аны бригадир итеп билгелиләр, хезмәте җаваплы булса да һичкайчан уфтанмаган.

-Казаннан Алалаев дигән тикшерүче килә иде, и курка идем шуннан. Ул нык кырыс, усал кеше иде. Ул килгән көннәрне өйгә дә кайтмый, көнне-төнгә ялгап эшли идек,эш урынында йоклаган чаклар да күп булды. Үгез җигеп басу сукаладык. Бар нәрсәне кул көче белән эшли идек.  Әнинең безнең кайтуны көтеп, төннәр буе керфек какмый чыккан чаклары да еш булды.

Эштән курыкмадым. Кечкенәдән, әти-әни безне эшләтеп үстерде. Хезмәтемне яраткангадыр инде, янәшәмдә булган хезмәткәрләрем белән дә дус-тату булдык, - ди Рабига апа.

-Эшләгән өчен күпме хезмәт акчасы ала идегез? - дип сорыйм.

- Берни бирмиләр иде. Черек бәрәңге, алабута, каен кайрысы ашый идек.Ул елларны искә алган саен тәннәрем куркудан куырылып килә. Башка кабатлана күрмәсен ул чорлар, - ди ул.

Бүгенге тормышыннан ак яулыклы әбиебез бик канәгать.

Тормыш иптәше Рәкыйп абый белән алар 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта 4 се исән-сау.

“Аллага мең шөкер, сәламәтлегем бар, кызганыч, бабаем күптән гүр иясе. Кызым һәм аның гаиләсе гел булышып торалар. Рәхмәт яусын хөкүмәтебезгә. Дөньяларыбыз имин, тормышларыбыз тыныч булсын!”

 

Гөлчәчәк Газизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса