Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Помидор мул уңыш бирсен өчен нишләргә?

Кычыткан суы помидорларның чәчәк атуын яхшырта, авырулар һәм кортлар барлыкка килүен киметә!

Орлыгы булмаган кычыткан ботаклары һәм яфракларын ваклап, өчтән ике өлешкә пластик чиләккә тутырабыз. Тимер чиләк ярамый: кычыткан металл белән реакциягә керә, һәм ул вакытта күп кенә файдалы элементлары бетәргә мөмкин, дип яза «Шәһри Казан».

Яшел кычыткан өстенә җылы су агызабыз (кайнар су да ярый), ләкин су белән өскә кадәр тутырмаска: әчегәндә аның күләме арта. Кычыткан су астында калсын, капкачны тыгыз ябып, 10-14 көн әчергә калдырабыз.

Урамда никадәр җылырак һәм кояш никадәр озаграк булса, шулкадәр тизрәк әчи. Шулай ук реакцияне тизләтү өчен, бераз чүпрә өстәргә мөмкин. Кычыткан суын агач таяк белән көн саен болгатабыз.

Кычыткан суы әчеми башлагач, ул куллануга әзер. Әмма аны су белән кушарга кирәк: 10 литр суга 1 литр кычыткан суы. Помидорларга ике атна саен шул суны сибәбез.

Кычыткан суы помидорларның чәчәк атуын яхшырта, авырулар һәм кортлар барлыкка килүен киметә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса