Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Помидор күп! Помидор белән нәрсә эшләп була?

Кышка помидор белән кыярдан салат әзерлибез.

Кирәк булачак:

Помидор – 1 кг,

Кыяр – 2,5 кг,

Үсемлек мае – 60 мл,

Тоз – 20 г,

Шикәр комы – 50 г,

Сарымсак – 9-10 тырнак,

Серкә (алманыкы булса яхшырак) – 60 мл,

Кориандр – 1 ч.к,

Кинза – бер данә җитеп торыр,

Чили борычы (вакланган) – 1,5 ч.к,

Хмели-сунели – 1 ч.к.

Әзерләү процессы 

Барлык яшелчәләрне юып, чистартып чыгарга кирәк.

Помидорны кабыгыннан чистартып, кыргачтан кырабыз.

Кыргычтан кырган помидорны тирәнрәк кәстрүлгә салып, барлык тәмләткечләрне өстәп, болгатабыз һәм утка куябыз. (Тәмләткечләргә тоз, шикәр комы, кинза, чили борычы, хмели-сунели керә).

Помидор соусы кайнаган арада, сарымсакны кыргычтан кырабыз һәм помидор соусына салып, 10 минут кайнатып чыгарабыз.

5 мм калынлыкта, түгәрәкләп  кыярларны турыйбыз һәм помидор соусына салабыз.

Булачак салатны 10 минут әкрен утта тотабыз һәм парланган банкаларга салып, парланган капкачлар белән ябып куябыз. 

 фотоsuseky.com

http://www.sahne.ru/salavat-kupere/7583.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса