Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Помидор картаюны акрынайта, йөрәкне дәвалый, кәефне күтәрә

Помидорны ел әйләнәсе ашасакта , үз бакчаңда үскәнен кибет киштәләрендә булган помилор алыштырмаганлыгын барыбызда беләбез. Нәрсәләрдән файдалы соң ул?

Бездән сезгә файдалы киңәшләр.

* Глюкоза, фруктоза, органик кислоталардан: кузгалак, лимон, янтарь, алма, шәраб кислоталары, пектин, С, Е һәм В төркеменә керүче витаминнарга бай помидорда кан ясалышында катнашучы фолий кислотасы да күп. Моннан тыш аның составында күзләргә уңай йогынты ясаучы каротин да бар.
* Помидор матдәләр алмашын яхшырта. С һәм А витаминына бай булганлыктан, иммунитетны ныгыта.
*  Помидор ашарга яраткан кеше акрынрак картая, ди галимнәр. Ник дигәндә, ул организмдагы кислота-селте балансын җайга салырга ярдәм итә.
* Помидор составындагы «ликопин» дигән матдә яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлый. Ул бик көчле антиоксидант санала, яман шешне генә түгел, йөрәк-кан тамырлары авыруларын да булдырмый. Ликопин термик эшкәртү узган помидорда яңа өзелгәнендәгегә караганда күбрәк була. Никадәр озаграк пешерәсең, ликопин да шулкадәр күбрәк туплана. Шуңа күрә дә өйдә ясалган кетчуп, томат согы, томат соусларын куллану да файдалы.
*  Помидор йөрәк авыртудан файдалы. Бу аның калийга бай булуы белән аңлатыла. Билгеле булганча, йөрәк мускуллары ныклыгы өчен организмга калий кирәк.
* Составында тимер күп булганлыктан, помидор азканлылык вакытында да булыша.
* Кәеф төшкән вакытта да помидор ашарга киңәш ителә. Ник дигәндә, анда бәхет гормоны серотонин күп. Өлгергән помидорда «тиамин» дигән матдә дә бар. Кеше организмына кергәч, ул серотонинга әверелә. Помидор депрессиядән котылырга да булыша.
*  Ябыгырга теләүчеләр өчен помидордан да яхшысы юк. Аның составында хром бар. Шуның аркасында помидор ашагач, тамак тиз туйган кебек була, ашыйсы килү бетә. Ә 100 грамм помидорда нибары 200 килокалория бар.
Помидор никадәр файдалы булса да табиб белән киңәшләшсәгез зыяны булмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса