Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Помидор ашау тыела?!

Помидор иң популяр яшелчә саналса да, аны кайбер авырулар вакытында ашарга ярамый икән.

Әйтик, аллергияле кешеләргә. Томаттан аллергия дә булырга мөмкин, бигрәк тә супермаркетларда алынганында. Алардагы химикатлар һәм органик кислоталар организмга начар тәэсир итәргә мөмкин.

Ашказаны-эчәклек тракты авырулары булганда да помидор ашауны чикләгез. Табиблар гастритлы кешеләргә аны рационнан алып атарга киңәш итәләр.

Үт куыгы авырулары вакытында да аны ашаудан тыелып торыгыз, аеруча үт куыгында таш булганда.

Буыннар авыртканда да помидор ашау тыела. Әлеге яшелчәдә кузгалак кислотасы бар, организмда аның күләме артып китсә, буыннардагы авырту көчәергә мөмкин.

 фото 7dach.ru

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/pomidor-ashau-tyela

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса