Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Полянка китапханә-ял итү үзәгендә “Күңелебез һәрчак яшь безнең” исемле музыкаль кичә узды

 1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Полянка китапханә-ял итү үзәгендә “Күңелебез һәрчак яшь безнең” исемле музыкаль кичә узды.

 Матур итеп бизәлгән зал көзге бакчаны хәтерләтә. Әлеге бәйрәмне бизәр өчен көз сыман алтын төстә, мул һәм күркәм яшелчә - кабакны сайлаганнар. Түрдә “Оча еллар кошлар кебек...” һәм  “Әби исемле  кояш” дип исемләнгән китаплар һәм кабактан кул эшләнмәләре күргәзмәләре куелган. Әби белән бабай, самовар, чынаяк-тәлинкәләр, балык, бал савыты – барысы да әлеге яшелчәдән ясалган. Шулай ук кабактан пешерелгән төрледән-төрле таба ризыклары, кайнатмалар да биредә урын алган.

Кичәдә Полянка авыл җирлеге башлыгы Рафил Сираев, аның хезмәткәрләре һәм “Полянские поседелки” клубы әгъзалары катнашты. Кунакка Полянка авылында парлы гомер кичерүче Нәкыя апа һәм Мансур абый Хисамовлар гаиләсе килгән иде. Кунакларны Полянка китапханә-ял итү үзәге җитәкчесе Гөлназ Зарипова сәламләде һәм кичәне башлап җибәрде. Аннан Хисамовлар гаиләсе белән таныштырды, аларга сүз бирде.

Хисамовлар гаиләсен районда белмәгән кеше юктыр. Тырыш, эш сөючән, булдыклы, һәр яктан уңган, булган гаилә буларак алар башкалардан аерылып торалар. Тормыш башлап җибәргән вакытларын искә алды Нәкыя апа белән Мансур абый. “Юл юк, язын-көзен урамнардан көч-хәл белән үтәсең, мичкә утын ягып җылытабыз, суны көянтәләп ташыйбыз. Хәзер менә рәхәт заманда яшибез, шөкер”, - ди алар.  Мансур абый “Сельхозтехника” оешмасында эретеп-ябыштыручы  булып эшләгән. Хезмәтен яратып, намуслы башкарган. Ә Нәкыя апаны күбесе трактор йөртүче хатын-кыз буларак беләләр. Чисталыгы, пөхтәлеге, эшенең үз остасы буларак аерым игътибарга лаеклы кеше ул. Бу турыда кичә барышында кунаклар тарафыннан кабат-кабат әйтелде. Алар адресына мактау, горурлану, рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Кичә уен-җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. “Полянские поседелки” клубы әгъзалары конкурсларда үзләрен бер дә сынатмады. Табышмакларга төгәл җаваплар таптылар, хезмәт турында мәкальләрне искә төшерделәр, уеннарда катнаштылар. Яшь һәм актив булып калу серләрен сөйләде алар, киңәшләрен  җиткерделәр. Тормыш йомгагын сүтеп, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Соңыннан китап күргәзмәләре янәшәсендә күзәтү үткәрү өчен сүз Полянка китапханә-ял итү үзәгенең элеккеге  җитәкчесе Анна Вильчинскаяга бирелде. Ул күргәзмәдәге китаплар белән таныштырды, авторларның хикәяләре турында сөйләде.

Бәйрәм рухы беркемне дә битараф калдырмады бу көнне. Барысы да чын күңелдән ял итте.

 

Айгөл Гыйззәтова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса