Полянка китапханәсе мөдире Анна Вильчинская “ Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” конкурсында катнашты
Балалар-безнең киләчәгебез. Алар безнең ышанычыбыз, терәгебез булсыннар өчен ата-аналар балаларына дөрес тәрбия бирергә бурычлылар. Кызганычка каршы, барлык балаларга да гаиләдәге мәхәббәт шартларында, дөрес тәрбия алып үсү насыйп түгел. Авыр тормыш шартларында калган, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр дә аз түгел. Менә шундый социаль-куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга җәмәгать тәрбиячеләре ярдәмгә киләләр дә...
Балалар-безнең киләчәгебез. Алар безнең ышанычыбыз, терәгебез булсыннар өчен ата-аналар балаларына дөрес тәрбия бирергә бурычлылар. Кызганычка каршы, барлык балаларга да гаиләдәге мәхәббәт шартларында, дөрес тәрбия алып үсү насыйп түгел. Авыр тормыш шартларында калган, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр дә аз түгел. Менә шундый социаль-куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга җәмәгать тәрбиячеләре ярдәмгә киләләр дә инде.
Безнең районда 2016 елда 13 балага җәмәгать тәрбиячеләре беркетелгән иде. 2017 елда исә 8 балага тәрбияче беркетергә туры килде. Районыбызда хокук тәртибе бозучы балалар саны кимү куанычлы күренеш әлбәттә. Үзенә йөкләнгән шушы җаваплы, авыр бурычны чын күңелен биреп башкаручы тәрбиячеләребез аз түгел. Полянка китапханәсе мөдире Анна Вильчинская әнә шундыйларның берсе.32 ел эшләү дәверендә ул күп тапкыр җәмәгать тәрбиячесе итеп билгеләнгән. Аның кул астына эләккән балалар күзгә күренеп үзгәрәләр, төзәлү юлына басалар. Мәктәп тормышында актив катнаша башлыйлар, спорт-мәдәни чараларга тартылалар, укудага өлгерешләре дә яхшыра. Анна Вильчинская гаиләдә дә үрнәк. тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Быел ул " Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" конкурсында катнашты. Муниципаль дәрәҗәдә җиңеп зона этабында призлы урыны алды һәм республика конкурсын үтте. Балаларын дөрес юлга бастырганы өчен бик күп ата-аналар рәхмәтле аңа. Ә бер бала аның турында: " Хәзер минем чын дустым, мине аңлый торган киңәшчем бар, мин аңа ошарга телим", дигән.Анна Владимировна бу сүзләрне үз эшчәнлегенә иң зур бәя дип саный.
Рушания Хәниева,
балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркатибе.
Рәсемдә: Анна Вильчинская.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев