Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Полянка авылы  китапханәсендә «Яз, мәхәббәт һәм матурлык турында» дип аталган бәйрәм кичәсе булды

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Полянские посиделки» клубы әгъзалары Полянка авылы  китапханәсенә «Яз, мәхәббәт һәм матурлык турында» дип аталган бәйрәм кичәсенә җыелдылар. 

Биредә шулай ук «Әни - син минем кояшым" дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде.

Китапханәне икенче төрле ял итү үзәге дип тә атарга мөмкин. Чөнки монда рәхәтләнеп аралашырга, өй мәшәкатьләреннән арынып ял итәргә тулы мөмкинлек бар. Әлеге кичә дә шул максаттан уздырылды.

Китапханә мөдире кунакка килгән гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлады, аларга иң изге, матур теләкләрен җиткерде. Лирик нотада җырлар, биюләр, шигырьләр белән вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Безнең сөйкемле ханымнарыбыз «Оча торган сәяхәт», «Язгы сынамышлар», «Чәчәк гороскобы» конкурсларында актив катнаштылар. Күңелле «отышсыз лотерея» үткәрелде.

Бәйрәмдә шулай ук «Гүзәллек тудыра хатын-кыз куллары» дигән күргәзмә-экспозиция дә оештырылган иде. Ул кунаклар әзерләгән тәмле, татлы ризыклар белән тулыланды. Ниләр генә юк иде анда! Алар арасыннан Р.Низамова пешергән гөбәдия, Р. Рәхимова  әзерләгән нарат җиләге пирогы һәм Г. Заһидуллина алып килгән бисквитлы пирог призлы урыннарга ия булды.

Кичә әнә шундый тәмле ризыклардан авыз итү һәм чәй эчү белән тәмамланды.

Кунакларның һәркайсына истәлек бүләкләре тапшырды. Очрашу һәркемгә күңел күтәренкелеге алып килде.

Анна Вильчинская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса