Полковник Соснинның авыл тормышы
Без Анатыш авылында Валерий Соснин янына килгәндә ул кәҗә малкайларын ашату белән мәшгуль иде. Алар барысы да ак төстә, яхшы тәрбия алганнары күренеп тора. Утар белән янәшәдә печән саклау өчен корылма төзелгән. Анда люцерна печәненең быелгы уңышы урнаштырылган. “Узган ел 1200 төргәк печән әзерләп өстен салам белән каплаган идем, яхшы сакланды”, - дип үз хуҗалыгы белән таныштыра башлады ул.
Чынлыкта Валерий - хәрби кеше. Кәҗәләр тоту белән ничек шөгыльләнә башлаган соң ул? Үзара әңгәмә вакытында аның авыл хуҗалыгын яхшы белүен аңладык.
Валерий Соснин 38 ел илебезнең Хәрби көчләрендә хезмәт итә һәм 2013 елны гаиләсе белән туган җиренә күчеп кайта. Әлеге вакыт аралыгында да авыл хезмәтеннән аерылмаган, һәр елны чираттагы ялын санаторий-курортларга бармыйча, әти-әнисе янына кайтып хуҗалыкта булыша торган була. Физик яктан нык кешегә әлеге хезмәт куаныч кына китерә. Үз вакытында аны әтисе умарта тоту серләренә өйрәтә, бу өлкәдә белемен махсус әдәбият укып баета. Ял вакыты бетеп хезмәт урынына кире кайткач та яңа чабылган печән һәм хуш исле бал тәмнәре аның хәтерендә саклана. Рәсәйнең кайсы гына почмагында булмасын, туган яклары аны гел үзенә тартып тора иде сыман. “Әйдә кайт, хуҗалыкны тапшырыр вакыт җитте”, - ди аңа өлкәнәйгән әтисе (узган ел вафат). Валерий бу тәкъдимне уйланып та тормыйча кабул итә. Әтисе бүләк иткән җир биләмәсендә ныклап торып шәхси хуҗалык булдырып кәҗәләр үрчетү белән шөгыльләнә башлый. Аларны Түбән Новгород, хәтта Чиләбе өлкәсеннән дә алып кайта. Бүген аның зааненск токымлы кәҗәләр саны 70 кә җитә. Аларның бәрәннәр китерү вакытын апрель айларына - җылы чорга туры китерергә уйлап эш итә. Терлек азыгы хәзерләү өчен аның өч пай җире бар. Берсе үзләренеке. Печән җитмәү сәбәпле тагын икене сатып алган. Аларда люцерна, берьеллык печән үстерә. Үзеннән артыгын сата да.
Печән әзерләү, мәгълүм булганча, шактый ук авыр хезмәтләрдән санала. Чабасы, әйләндерәсе, пресслап җыясы, алып кайтып урнаштырасы. Шушы максатларда ул чит ил тракторы алган. Бу эшләрне башкарып чыгар өчен кирәк булган бөтен тагылма машиналары бар. Валерийның кулыннан килмәгән эш сирәктер. Менә культиваторны үзе ясаган. Аның белән үк бәрәңге араларын да өя. Шулай ук печән ташу өчен арба, тирес чыгару өчен сәнәк, кар чистарту өчен тракторга тагыла торган “калак” – барысы да үз куллары белән эшләнгән. Моның өстенә печән чапкыч, бәрәңге утырткыч, пресс-подборщик, экскаваторлар сатып алган. Бу максатларда алынган ике кредитның берсен түләп бетергән инде. Сөт ризыкларын урында җитештерү өчен бина төзергә, су үткәрергә җыена.
-Мин Балык Бистәсенә бөтенләйгә күченеп кайткач, Анатышка, әтигә булышырга йөрдем. Әкренләп бу вазыйфа миңа күчте. Хәзерге вакытта 25 баш савым кәҗәбез бар. Хатыным Наталья саву аппараты булуга карамастан бу эшне кул белән башкара. Үзебездән арткан сыр, сөт, эремчек, кефир кебек ризыкларны сатабыз. Җәйге чорга кызым Светлана гаиләсе белән кайта. Кияү кеше, Игорь шулай ук хәрби кеше. Узган ел без аның белән 1500 гә якын төргәкле кыр печәне әзерләп өеп куйдык, - ди хуҗа кеше.
Валерий Павлович хезмәт сөючән кеше, шундыйларны хөрмәт тә итә. Бу сыйфатларны аңа әти-әнисе сеңдергән. 5 нче сыйныфта укыган вакыттан печән чабуда, әзерләүдә катнашкан. Шәхси хуҗалыкта сыеры, сарыгы һәм башка төр терлекләре, кош-кортлары булган. Эш барысына да җиткән. Әтисе Павел Никитович күмәк хуҗалыкта токарь, әнисе Нина Васильевна - авыл Советында сәркатип. Валерий гаиләдәге өч баланың олысы. Анатыш башлангыч мәктәбендә белем алганнан соң урта мәктәпне Балык Бистәсендә тәмамлый. Алдагы тормышын әтисенең ике абыйсы кебек хәрби эшкә багышларга уйлап Чиләбе шәһәрендәге хәрби танк училищесына керү имтиханнарын уңышлы тапшырып укый башлый. Дүрт ел техник югары уку йортларына хас булган үзенчәлектә белем ала. Офицер булып Екатеринбургта, Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәрендә, Байкал арты хәрби округында, биш ел Монголиядә хезмәт итә.
-Анда дала, җил һәм суык. Көне-төне хәрби өйрәнүләр барды, бөтен җирне окоплар белән казып бетердек. Армия составындагы безнең дивизия аерым бер Чита юнәлешендә торды. Кар явып ком белән бутала һәм туңдырып җибәрә. Һава температурасы кискен уйный: иртән -30-40 градус булса, көндезен – 5 кә күтәрелергә мөмкин. Мин рота командиры булып хезмәт иттем. Далада берни юк, бөтен кирәк-яракны - утын, су, палаткалар, каркасларны үзебез белән йөрттек. Палаткаларда ял иттек. Суыкта яланбаш йөргән монголларга шакката идек.
Аннан безне Забайкальскка чыгардылар. Мин Мәскәүдәге Советлар Союзы маршалы Р. Я. Малиновский исемендәге бронетанк гәскәрләренең хәрби академиясенә укырга кердем. Аны өч ел эчендә тәмамлаганнан соң Урал хәрби округына билгеләндем.
Екатеринбургта округның бронетанк хезмәте буенча өлкән офицер, аннан Еланьдә һәм кабаттан Чибәркүлдә. Бу юлы инде дивизия командирының урынбасары буларак. Дивиязияне таратканнан соң Көньяк Урал дәүләт университетына билгеләделәр. Аннан хәрби кафедра начальнигы дәрәҗәсендә хезмәттән киттем һәм туган ягыма кайттым, - ди Валерий Соснин.
Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү күп көч сорый. Ул гадәтләнгәнчә һәр көнне иртән физик күнекмәләр ясый. “Балачактан спортны яраттым. Мәктәптә безне яхшы укытучы Валентин Иванович Фадейчев укытты. Мин төрле ярышларда катнашып үземдә чыдамлылык, ихтыяр көче тәрбияләдем”.
Спортка булган карашы аны гомер буена озата бара. Хәрби хезмәт вакытытында хәрби спорт төрләре белән шөгыльләнә. Академиядә пистолеттан ату, офицерлар троеборьесе буенча чемпион кала. Полк, дивизиядә беренче, армия һәм округта икенче урыннарны яулауга ирешә. Ә бу спорт үзенә йөгерү, йөзү һәм ату төрләрен эченә ала. 100 метр араны 1 минут 15 секундта узып ул үз кул астындагылар өчен үрнәк булып тора. Ә хәзер исә ул үсеп килүче балаларга мисал. Ире турында хатыны Наталья: “Ул ышанычлы, үрнәк булырлык, җавапчыл, бик яхшы кеше”, - ди.
Хәрби хезмәттә чыныгу алган запастагы полковник Валерий Соснинның алга таба уй-хыяллары зурдан әле. Саубуллашканда без аңа аларның тормышка ашуларын теләдек.
Таңсылу Минһаҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа