Полиция Кыш бабае «Акчарлак»та
Балык Бистәсендә 19 декабрьдән игълан ителгән Полиция Кыш бабае пиар-акциясе дәвам итә.
Аның кысаларында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре үз хисабларына бүләкләр алып "Акчарлак" балалар приютында тәрбияләнүче балаларны сөендерделәр.
Якын көннәрдә полиция хезмәткәрләре халыкны социаль яклау бүлеге вәкилләре белән берлектә социаль авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче, профилактик исәптә торучы балаларга Яңа ел бүләкләре таратуны планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев