Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Полянка авылы китапханәсендә журналист берлеге әгъзалары очрашты.

Шушы көннәрдә Татарстан Журналистлар берлегенең Балык Бистәсе бүлекчәсе җитәкчесе Гөлназ Зарипова журналистлар белән очрашу уздырды.

Әлеге очрашуда шагыйрә Рәсимә Гарифуллина,  композитор, Күки мәктәбе директоры Халидин Әхәтов, Корноухово авыл мәдәният йорты җитәкчесе, "Авыл офыклары” газетасының актив хәбәрчесе Гүзәл Хәбибуллина катнашты. Әлеге чарага  мин дә чакырулы идем. Мондый очрашуларга мин аеруча да сөенеп, яратып барам. Шулкадәр җылы, рәхәт мөхиттә ял итеп кайтасың. Күренекле шәхесләрнең һәр әйткән сүзенә колак салып, ихлас аралашасың. Бүгенге очрашу да бик җылы рухта узды. Гөлназ Зарипова очрашу чарасын бик әзерлекле оештырган.  Күркәм очрашу төрле уеннар, җырлар җырлап, шигырьләр сөйләү белән үрелеп барды. Рәсимә Гарифуллина, Гүзәл Хәбибуллина үзләренең шигырьләрен бүләк иттеләр, Халидин Әхәтов хикәяләре белән таныштырды. 

Ихлас аралашу, очрашу күңелләрдә мәңге сакланыр! Ходай алдагы елларда да очрашулар, күрешүләр насыйп итсен.
Дәвамын " Авыл офыклары" газетасында укый аласыз.

Автор Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса