Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Полянка авылы китапханәсендә матбугат көне уңаеннан Татарстан Журналистлар берлегенең журналистлары белән очрашу уздырды

Әле күптән түгел генә шушы исем астында Полянка авылы китапханәсендә матбугат көне уңаеннан Татарстан Журналистлар берлегенең Балык Бистәсе бүлекчәсе җитәкчесе Гөлназ Зарипова журналистлар белән очрашу уздырды.

Әлеге чарада шагыйрьләребез Вазыйх Фатыйхов, Рәсимә Гарифуллина, “Авыл офыклары” газетасының баш мөхәррире Луиза Ананьева, редакция хезмәткәрләре Фәрвәз Каюмова, Идрис Аметов һәм дә “Авыл офыклары” газетасының актив хәбәрчесе Рәзилә Мөхәммәтрәхимова катнашты. Әлеге чарага  мин дә чакырулы идем.
Бик еш җыелышмасак та, бүгенге кебек түгәрәк өстәл артында фикер алышып утырулар булгалый. Бик яратып, бик сөенеп йөрим мин мондый очрашуларга. Үзенә күрә аерым бер үзгә атмосфера анда. Күренекле шәхесләребезнең һәрбер әйткән сүзен күңелгә сеңдереп, үз эшчәнлегеңә  нәтиҗә ясап утырасың.
       Чыннан да, бик җылы, матур һәм кирәкле очрашу булды ул. Әйтәсе сүзләр, җиткерәсе фикерләр дә шактый җыелган. Әңгәмәбез  вакытлы матбугат, район газетасының бүгенге тормышы, киләчәккә уй-планнар буенча фикер алышу тирәсендә бөтерелде. Яңгыраган фикерләрнең иң күбесе дә районыбыз газетасының бераз калынаеп, атнага бер тапкыр чыгуына карата булгандыр, мөгаен. Кайчандыр атнасына өч тапкыр чыгып, бүген инде атнага бер генә бастырылып, хәбәрләрнең халыкка күпмедер дәрәҗәдә искереп кенә барып ирешүе, вакытлы матбугатның җисемен юкка чыгарып, исемен генә калдыра кебек. Тик шулай да, каләме көчле журналистларыбыз, бар тырышлыкларын куеп,  кулга тотып укырлык гәҗит нәшер итеп, үз укучысын тотып тора ала икән – бу инде үзе зур уңыш, үзе үк бәхет. 
Газетабызда байтак еллар эшләп киткән аксакалларыбыз тарафыннан  “кыскалыкта – осталык” принцибына таянып эш итәргә”, “газетаны укучысын уйландыра торган язмалар белән баетырга”, “электән калган шаблоннарны читкә куеп, яңалыкка омтылырга” кебек бик тә кирәкле фикерләр, киңәш-тәкъдимнәр яңгырады әлеге чарада. Газетаның баш мөхәррире Луиза Рашат кызы барлык катнашучыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп, газетаның актив хәбәрчеләре – Рәзилә Мөхәммәтрәхимова белән Гүзәл Хәбибуллинага редакциянең Рәхмәт хатын тапшырды. Ә Гөлназ Зарипова, журналистлар берлегендә торучы юбилярларыбызны гомер бәйрәмнәре белән тәбрик итеп, аларны истәлекле бүләкләр белән сөендерде.

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасында укый аласыз.

Автор Гүзәл Хәбибуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса