«Подписка бүләк ит» дип исемләнгән хәйрия акциясендә Балык Бистәсе җитәкчеләре теләп катнаша
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Подписка бүләк ит» дип исемләнгән, вакытлы матбугатка язылуга юнәлдерелгән, хәйрия акциясенә теләктәшлек белдерде.
Парламент бинасында башка депутатлар да 2026 елның беренче яртыеллыгына республиканың социаль учреждениеләре өчен язылдылар.
ТР Дәүләт Советының 16 нчы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга төрле категория гражданнарга, шул исәптән ветераннарга, инвалидларга, балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә, социаль учреждениеләргә, картлар йортларына һәм интернатларга актив ярдәм күрсәтүләрен һәм язылуларын сорап мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, мондый практика ел саен үткәрелә.
Әлеге акциягә Балык Бистәсе районы җитәкчеләре - Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов, район Советы аппараты җитәкчесе Фәрит Вафин, шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов, «Теплоэнергосервис» МУП директоры Альберт Мифтахов, Күки авыл җирлеге башлыгы Альберт Бәдретдинов та теләп кушылдылар.
Хөрмәтле балыкбистәлеләр, сезне дә бу акциядә катнашырга чакырабыз. Үзегезнең әти-әниләрегезгә, ветераннарыгызга, аз керемле кешеләргә “Авыл офыклары” газетасын бүләк итегез. Газета аларга атна саен килеп шатлык өстәр, район яңалыклары һәм вакыйгалары белән таныштырыр. Ә алар, үз чиратында, сезгә игътибарлы, мәрхәмәтле булганыгыз һәм юмартлыгыгыз өчен рәхмәт әйтерләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia