Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Писаревлар династиясе

2022 елның 25 июлендә 2 октябрь көне Урта һөнәри белем көне буларак билгеләү турындагы Россия Федерациясе Президентының указына кул куелды.

 Ел саен бу көнне  һөнәри-техник училище, колледж, лицей, техникум укытучылары һәм укучылары билгеләп үтәләр.    
  Балык Бистәсе агротехник техникумы Александр Афанасьевич һәм Мария Ивановна Писаревларның эшен дәвам итүе белән горурлана.
Александр Афанасьевич (2.12.1936-18.02.1996) Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң инженер-механик квалификациясен ала. 1960 елдан башлап Корноухово СПТУ-17 дә мастер, махсус дисциплиналар укытучысы, аннары укыту һәм производство эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. 1974 елдан 1981 елга кадәр Балык Бистәсе  училищесында шулай ук директор урынбасары булып эшли.  Ә 1981 елдан 1994 елга кадәр директор вазыйфасын үти. Аның мәгариф системасындагы стажы 34 ел.
Александр Писаревка «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеме бирелде. «Хезмәт ветераны» исеменә һәм медаленә ия.
Мария Ивановна Писарева (02.06.1941-4.10.2021 еллар) авыл хуҗалыгы машиналарын механикалаштыру буенча техник-механик белгечлеге буенча Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган. 1961 елдан 1996 елга кадәр һөнәри белем бирү учреждениесендә махсус дисциплиналар укытучысы булып эшли.
1996 елдан 2007 елга кадәр 85 нче номерлы Балык Бистәсе лицеенда методист булып хезмәт итә. Аның мәгариф системасындагы стажы 46 ел. «РСФСР һөнәри техник белем отличнигы» билгесе, ТР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, «Хезмәт ветераны» исеменә һәм медаленә ия.
Вера Александровна Ненастьева (Писарева) 1963 елның 23 августында туган. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң инглиз һәм немец укытучысы квалификациясе ала. 1985 елдан 1998 елга кадәр Балык Бистәсе мәктәбендә чит телләр укытучысы булып эшли. 1998 елдан 2017 елга кадәр Балык Бистәсе агротехник техникумының укыту һәм производство эшләре буенча директор урынбасары була. 2018 елдан ул инглиз теле укытучысы. Аның мәгариф системасындагы стажы 37 ел тәшкил итә. Күпьеллык һәм намуслы хезмәт өчен ул РФ һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләгән. «Хезмәт ветераны» исеме бар.
Евгений Александрович Ненастьев Писаревлар династиясенең өченче буын вәкиле. Ул 1985 елның 23 августында туган.
Хәзерге заман гуманитар академиясен, социаль һәм гуманитар белемнәр институтын тәмамлый, Социаль-гуманитар белем бирү үзәгендә  яңадан әзерлек уза. 2008 елдан 2010 елга кадәр Балык Бистәсе автомәктәбендә (РОСТО) спорт буенча инструктор - методист булып эшли.
2012 елдан 2019 елга кадәр Балык Бистәсе районында ФОРПОСТ учреждениесе директоры була.
2019 елның маеннан 2019 елның октябренә кадәр Балык Бистәсе агротехника техникумында производствога өйрәтү мастеры булып эшли. 2019 елдан – укыту-җитештерү эшләре буенча директор урынбасары. Мәгариф системасында 6 ел эшли.
«Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы», «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы»  истәлекле медальләре, РФ Президенты В. Путинның «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» медале һәм грамотасы белән бүләкләнгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса