Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Петр Савинов исемендәге Сугышчан дан музеена - 10 ел!

Моннан ун ел элек Балык Бистәсе гимназиясендә туган якны өйрәнүче М.И Трофимова инициативасы белән П.И.Савинов исемендәге Сугышчан дан музее ачылды.

Шул еллардан бирле геройның туганы Савинов Владимир Андреевич гимназиянең хөрмәтле кунагы, ул музейны бизәүдә кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә. Патриотизм үрнәге күрсәтеп, ул Петр Савинов турындагы истәлекләр туган мәктәбендә яшәсен өчен мөмкин булганның барысын да эшли.
Бу еллар эчендә музей мәктәп укучылары, педагоглар өчен чын горурлык почмагына әверелде. Музейда класс сәгатьләре, Батырлык дәресләре үткәрелә, Россиянең Хәрби дан көннәре һәм башка чаралар билгеләп үтелә. Музей каршында педагог-китапханәче Н. Н. Чеботарева җитәкчелегендә «Туган як серләре» түгәрәге оештырылды.
Музейга килүче кунаклар 6 «И» сыйныфтан килгән яшь экскурсоводларның җыелган бай материалларын билгеләп үтәләр. Балалар төрле чараларда лаеклы чыгыш ясыйлар, конкурсларда катнашалар. Быел мәктәп музейларының «Тарих саклаучылар» район конкурсында безнең музей лаеклы икенче урынны алды. Хәзер «Ватан геройлары» республика конкурсы нәтиҗәләрен көтәбез.
Быел Татарстанда игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында якташларыбызга музейда горурлык хисе саклаган Савинов Петр Ивановичны, гвардия капитанын, 9 нчы корпусның 69 нчы механикалаштырылган бригадасының 53 нче танк полкының танк ротасы командирын искә төшерәсе килә.
Петр Савинов 1938 елда Балык Бистәсе мәктәбен тәмамлый. Казан педагогия институтында укыганда хәрби хезмәткә алына. Беренче көннәрдән Көнбатыш, Брянск, Үзәк һәм Беренче Украина фронтлары составында дошманга каршы көрәшә. Үзен оста һәм актив сугышчы итеп күрсәтеп, командование аны югары Камышинский танк техник училищесына җибәрә, аннан 1942 елның июнендә Петр сугышның иң кызган чагы булган Брянск фронтына танк ротасы командиры булып эләгә.
Савиновның хәрби язмышы шуннан бирле танклар белән тыгыз бәйләнә. Сугышчының тумыштан килгән сизгерлеге һәм хәрби машиналарны яхшы белүе аңа беренчеләрдән булып «Шерман» Америка танкларын үзләштерергә мөмкинлек бирә. Ул 69 нчы механикалаштырылган бригада составындагы 53 нче танк полкы белән командалык итә.
Савиновлар гаиләсеннән фронтка дүрт абыйлы-энеле Василий, Андрей, Петр һәм Михаил китә. Ике кечесе Петр һәм Михаил яу кырында ятып калалар. Василий бөтен сугышны узып «Сугышчан казанышлары өчен» медале, 2 һәм 3 дәрәҗә Дан ордены, Андрей (Владимир Андреевич Савиновның әтисе) 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә. Балык Бистәсендә менә шундый батыр Савиновлар гаиләсе яшәгән!
Сугышларда күрсәткән батырлыгы, фидакарьлеге өчен Петр Савинов Кызыл Йолдыз ордены һәм III дәрәҗә Кутузов ордены, шулай ук «Батырлык өчен» медале, 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Петр өч тапкыр яралана, ике тапкыр контузияләнә, ләкин сафта калуын дәвам итә. 1944 елның 4 мартында һәлак була. Музейда Савиновның соңгы сугышын реконструкцияләгән витрина бар.
Музейда фронт хатлары, бүләкләү документларының күчермәләре, гаилә фотолары саклана. Монда ук сугыш кырларында табылган хәрби техника макетлары, экспонатлар белән танышырга мөмкин. Владимир Андреевич Савинов музейга һәм мәктәп китапханәсенә геройның сугышчан һәм тормыш юлы турында сөйләүче «Үлемсезлеккә унбиш мизгел» (А.Горлов) һәм «Олы юл этаплары: Савиновлар гаиләсе шәҗәрәсе» (В.А. Савинов) китапларын бүләк итте.
Без музейга килергә теләүчеләр өчен экскурсия үткәрергә һәрчак шат булачакбыз.
Киләчәктә дә безнең музей яңа экспонатлар белән тулыланыр һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә, тарихыбызның якты сәхифәләрен өйрәнүдә традицияләрне дәвам итәр дип ышанабыз.


Наталья Чеботарева,
П.И.Савинов исемендәге сугышчан дан музее җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса