Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Пассажир белән сугышкан өчен, Казанда автобусы йөртүчесен җәзага тартачаклар

Пассажир белән сугышкан өчен, Казан автобусы йөртүчесен җәзага тартачаклар.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан пассажирлар ташучылар ассоциациясе рәисе Сергей Темляков хәбәр итте. Тукталышта автобус йөртүчесе һәм пассажир сугышкан мизгел сурәтләнгән видео социаль челтәрләрдә таралды. Анда ике ир-атның да тротуарда әүмәкләшүе күренә, ә кондуктор һәм очраклы үтеп баручылар аларны аерырга маташа. Видеоны автобус салоныннан шаһит төшереп торгән.   Низагның сәбәбе әлегә билгесез, барлык детальләр ачыклана. 

Сергей Темляков видео чыкканнан соң тикшерү башланганлыгын, бу хәлнең барлык детальләре дә ачыкланачагын әйтте.   «Җәмәгать транспорты хезмәткәре болай эшләргә тиеш түгел. Машина йөртүче дисциплинар җаваплылыкка тартылачак», — ди Темляков. 

 

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=30923

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса