Парлы гомерләр кадере
-Кара әле, сиңа әйтәм, бигрәкләр дә акыллы инде бу Гомәрнең балалары. Күр инде син Рамиләне генә...
Иманлы бала икәнлеге атлап йөрешләреннән үк сизелә.
Карашы белән тәрәзәдән күрше кызын озатып калган Кәримә әби сөйләнә-сөйләнә карты Әхмәтсафага таба борылды:
- Безнең Рәфхәт белән кечкенәдән уйнап үстеләр. Гомер юллары да бергә булса иде канә...
Карчыгының сүзләрен көлемсерәп кенә тыңлаган Әхмәтсафа карт күңеленә дә әлеге уй-теләкләр кереп “оялады”. Әллә инде әйткәннәре фәрештәләрнең “Амин” дигән сәгатьләренә туры килде, гомер буе дус-тату яшәгән ике күрше кода-кодагыйлар булып куйдылар, шау-гөр килеп туй уздырдылар.
...Ул еллардан соң күпме фасыллар алышынды икән?! Яшьләр мәхәббәтенә шаһит булган ак каеннар, су буендагы тал-тирәкләрнең дә тамыры еллар белән ныгыды. Яшьлекнең үзе кебек һәр язда шаулап яфрак ярдылар, кышкы салкыннарны горур каршыладылар. Ата-ана фатыйхасы белән, сөю-мәхәббәттән корылган Әхмәтсафиннар гаиләсе дә нык нигезле, бәхетлеләрдән булды. Яшьләр ике якны тигез күреп яшәделәр, әти-әни дип өзелеп тордылар. Бер яктан Гомәр абый белән Шәмселбанат апа, икенче яктан Кәримә әби белән Әхмәтсафа абзый да балаларының бәхете өчен куанып бетә алмадылар. Яшьләр район үзәгендә үз йортларын булдыргач та ял көннәрендә шау-гөр килеп кайтырлар иде дә, бар дөньяны нурга күмәрләр иде. Бербөтен итеп яшәткән, бәхетле иткән мәхәббәтнең дәвамы булып кызлары Гөлназ тугач тормышлары тагын да түгәрәкләнде, ямьләнде аларның.
Гомер йомгагына әнә шундый иң матур төсле җепләр-еллар чорналган. Аның очын тарттың исә хатирәләр булып үткәннәр калка. Һәрбер кылган гамәлләрендә изгелек, йөрәкләрендә иман нуры белән сугарылган шәфкатьлелек ята аларның. Хәләл хезмәт бәрәкәт китерә, дигән әйтемнең дә Рәфхәт һәм Рамилә Әхмәтсафиннарга туры килүе гаҗәп тоелмас. Җитәкче урыннарда эшләп райондашларны “зәңгәр ягулык”лы иткән Рәфхәт Әхмәтсафа улын бүген дә халык хөрмәтли икән, бу юкка түгел. Булсын дип, бар тырышлыгын куеп йокысыз төннәр аша үткән хезмәтенең мактауга лаек нәтиҗәсе ул. Кемгәдер ярарга тырышу аның өчен ят. Гадел җитәкче булу җиңелләрдән булмагандыр, әмма эш барышында үз сүзен үткәрә алган, ихлас рәхмәтләргә ирешкән Рәфхәт абыйның халык алдында йөзе ак. Ул аклык бүген дә гаиләнең күңел көзгесе. Шуңа да кадерле гомер кичерә Әхмәтсафиннар. Озак еллар райпо системасында хисапчы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Рамилә ханымның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлап мөгаллимәлек итүе, аның үгет-нәсыйхәтендә бик күпләрнең намазга басулары, гарәпчә укырга, язарга өйрәнүләре шуның бер чагылышы. Аш мәҗлесләренә, бәби чәйләренә теләп, яратып чакыралар Рамилә апаны. Аның йомшак мәкам белән Коръән укуы, сөйләгән вәгазьләре җанга үтәрлек. Мөселманнарга вәҗиб булган гамәлләр белән берүк вакытта, Ислам динендәге иң югары баскыч – Хаҗ гамәлен үтәве дә аның Аллаһ каршындагы ихласлыгын күрсәтә.
Сәнгатькә, шигърияткә дә гашыйк Рамилә апа. Аның ислам динен чагылдырган, вәгазьгә якын шигырьләрен яратып укый милләттәшләребез. Бәйрәмнәрдә дус-туганнарына котлау сүзләрен дә шигъри телдә җиткерә ул. Һәр сүзенә тирән мәгънә салынган шигырьләр үзләре үк көй сорый. Шуңа да Рамилә ханымнан җыр текстын сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә аз түгел.
Дәвамын газета битләреннән укый аласыз.
Фәрвәз Каюмова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia