Отпуск вакытын сайлап булачак
Җәмгыять

Отпуск вакытын сайлап булачак

Киләсе елдан Россиянең Хезмәт кодексына үзгәрешләр керүе бар. Ул отпускларга кагыла.

 Хәзер хезмәткәрләр ял көннәрен график буенча алдан хәл итәргә тиеш. Әйтик, киләсе елда кем кайчан ял итәчәге турындагы графикны бухгалтерлар быелның 15 декабренә кадәр әзерләргә тиеш. Шул рәвешле кеше ялга бары графикта күрсәтелгән вакытта гына китә ала иде. Дәүләт Думасына тәкъдим ителгән яңа закон проекты буенча, 12 яшькәчә өч яки аннан да күбрәк балалары булган кешеләр отпуск көннәрен үзләренә җайлы вакытта сайлый алачак. Ягъни күп балалы әти-әниләрнең графиктан тыш ялга китү мөмкинлеге булачак. 

фотоnovoston.com

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/otpusk-vakytyn-saylap-bulachak


Нет комментариев