Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Оркыя Мөхетдинова: «Эше күп булса да яшьлек белән әллә ни авырлыгы сизелмәде»

Уйлар... уйлар. Кайчагында алар безнең фикерләүдән дә алданрак йөгерергә сәләтле ахыры.

Югыйсә ак яулыгын җәеп япкан, йөзендә мөлаем нурлар уйнаган Оркыя апаны, мин алдан ук шулай күз алдыма китерер идеммени?!
...Бикчурай Чаллысы авылына беренче килүем түгел. Халкының тырышлыгы төзек, матур йортларда чагылса, әдәп-әхлакый яктан тәрбияле булуларын  тәүге аралашудан ук аңлыйсың. Оркыя апа белән дә сөйләшүебез иркен, үзгә бер рәхәтлектә башланды. Хәер, тормышның ачысын-төчесен күреп, бүгенге көненә шөкер итеп яшәгән әбиләребез башкача булдыра да алмый торганнардыр.
–Мин тумышым белән шушы авылдан, балам. Гаиләдә ике бала үстек. Мин олысы буларак, эшкә иртә җигелдем. Мәктәптә 7 класс кына укыдым. 16 яшемнән фермага сыер саварга төштем. Ул елларда бөтен эш тә кул хезмәте белән башкарыла иде бит. Эше күп булса да яшьлек белән әллә ни авырлыгы сизелмәде ахыры, – дип сүз уңаеннан әйтеп куя ул. 
Кая инде авыр булмасын! Татлы йокыны калдырып иртәнге сәгатьләрдән фермага барулар, малларга азык, су ташып, группадагы 18 сыерның сөтен янә чиләкләп тапшырулар – һәммәсе дә бер кулдан башкарылган хезмәт бит! Көзге көннәр пычрагын ерып, кышкы зәмһәрир суыкларда, кар-бураннарны аралап йөрүнең никадәр газап икәнлеген үзләре генә белгәннәрдер. Берәүләрне бу эшнең авырлыгы тиз ялыктырса, икенчеләрне еллар сабыр гына сыный торган. 
Оркыя апа да еллар исәбен санамаган. Хезмәт кенәгәсен дә лаеклы ялга чыкканда гына күрә ул. Терлекчелектә аның җәмгысе 42 ел хезмәт стажы бар.
Аны тыңлаган арада пөхтәләп җыеп куелган бер кочак Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын барлыйм. Алар арасында “Коммунистик хезмәт ударнигы” күкрәк билгесе һәм иң кадерлесе – хөкүмәтебезнең югары бүләге – III нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены бар. Болар бар да хезмәт ветеранының нәтиҗәле, намуслы, тырыш хезмәтләрен бәяли.
–Алны-ялны белми эшләдек инде. Мин – фермада булсам, ирем Җәләлетдин колхозда шофер булып эшләде. Урак чорында комбайнга утырды. Соңрак минем янга фермага эшкә күчте. Яшәвебез дә матур булды Аллага шөкер. 5 бала үстердек. Олы улыбыз Рәлиф кенә 28 яшендә вафат булды, – ди Оркыя апа. Сиздермәскә тырышса да тавышы калтыранып куя аның. Бала хәсрәте маңгай сырларын тирәнәйткән, күзләренә мәңге җуелмас  сагыш сөрмәсен тарткан.
Ни кызганыч, Җәләлетдин абыйның да гомере кыска була. Аяклары сызлап больница юлларын күп таптаганнан соң 63 яшендә дөнья куя ул.
–Ирем белән 40 ел бергә яшәп калдык. Намаз артыннан һәрберсенә дога кылам. Кайнанамның да рухы шат булсын, бик әйбәт иде,  – ди Оркыя апа, барысын искә алып. 
Балаларына игелекле тәрбия биргән әлеге гаилә. Һәркайсының үз тормышы бар. Нуркыя белән Гөлфинә Алабуга шәһәренә китеп төпләнгәннәр. Зөлфия гаиләсе белән Бөгелмәнең Карабаш авылында яши. Ә төпчекләре Рәмис нигезне саклап әнисе янында калган.
–Улыбызның авылда калганына бик сөендек. Кулыннан килмәгән эше юк. Киленебез Динә дә шушы авылдан, Зур Мәшләк мәктәбендә укытучы булып эшли. 14 ел инде бергә яшибез. Бик акыллы, тәүфыйклы бала, – дип әледән-әле балаларын, киленен мактап куя Оркыя апа. 
Кызлары да юлга тузан төшермиләр, бәйрәм ялларында барысы бергә җыелып кайталар икән. Әниләренең шушы көннәрдә булып узган 80 яшьлек юбилеен да бер табын артында үткәргәннәр. Әле дә аларны кайгыртып яшәгән, йөрәк җылысын барысына тигез өләшкән әниләренә бүгенгәчә рәхмәтле алар.
Кыска гына вакыт эчендә танышып аралашсак та, күптәннән белгән кебек, яратып калдым мин Оркыя апаны. Замана сынауларына бирешмичә яшәүче саф җанлы, сабыр, итәгатьле татар әбисе шундый булырга тиештер дә ул! Татар хатын-кызларына хас тыйнаклыгына сокландым, “әни” дип сөеп дәшкән балалары, “әби” дип өзгәләнеп торган 11 оныгы, 2 оныкчыгы өчен сөендем. Әнә юбилей хөрмәтенә бүләк ителгән купшы ак роза бәйләмнәре дә Оркыя апа күңеленә иш булып балкыйлар түгелме соң?! 
Гәҗит-журналлардан укып дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар булган, гарәпчә өйрәнеп изге Коръән китабын  кулыннан төшермәгән, биш вакыт намазын калдырмаган Оркыя апага киләчәктә дә иман байлыгында яшәргә, сау-сәламәт булып гомер кичерергә насыйп булсын! 

 

Фарваз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса