Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Оркыя Фәсхетдинова: «Безне адәм иткән — уку, Адәмне алга илткән — уку»

Оркыя Фәсхетдинова балаларга дини белем бирә

Хәдисләрдә  ”Кеше туганнан алып, бу дөньядан күчкәнче гыйлем алырга тиеш” дип әйтелә. Дөньяви һәм дин белем бертигез дәрәҗәдә өйрәнелсә тагын да күркәмрәк.
Бу өлкәдә район үзәге һәм авыл мәчетләрендә балаларны һәм өлкәннәрне укытуда берникадәр күләмле эш алып барыла.
Юлсубино авылы мәчетендә соңгы ун елга якын вакытта бу гамәлне тумышы белән шушы авылдан булып, хәзерге вакытта Балык Бистәсендә яшәүче Оркыя Фәсхетдинова башкара.
-Беренче елларда юл уңаена кайтучы машиналар белән кайтып йөрдем. Соңгы елларда туганымның улы Азат Хаҗиев белән йөрим, аңа Аллаһның рәхмәте булсын,- ди Оркыя апа.
Мәчеттә укулар, нигездә, якшәмбе көннәрендә оештырылган. Дәресләр балаларның яшенә карата алып барыла.  Аларда Ислам нигезләре, иман шартлары, әдәп-әхлак кагыйдәләре, пәйгамбәрләр тарихы өйрәнелә. Намаз вакыты җиткәч бергәләшеп намаз укыйлар. Әти-әниләр чиратлашып чәй табыны оештыралар.
-Мондый дәресләрдә белем алган балалар мәктәпне тәмамлап Казан һәм башка җирләрдә укуларын дәвам иткәндә мәчетләргә йөриләр, ялларга кайтканда җәмәгать белән бергә намазларны башкарырга киләләр. Биредә салынган орлык уңышлы шытымнар бирә,-ди авыл имам-хатыйбы Фирдинанд хәзрәт Хәкимов.
  Автор Нияз Шайдуллин.

Дәвамын безнең газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса