Орхидея чәчәкләре озак вакыт чәчәк атсын өчен ни эшләргә?
Файдалы киңәш: орхидеяны сарымсак суы белән эшкәртәбез.
Орхидея үзенең чәчәкләре белән озак вакыт куандыра һәм ул хатын-кызларның яраткан гөленә әверелде.
Ләкин кайчагында ул чәчәк атмый, көйсезләнә. Бу очракта аңа сарымсаклы су ярдәмгә килә. Әлеге катнашма тамыр системасын ныгыта, зарарлы бактерияләрне юк итә.
Сарымсак суын түбәндәгечә әзерлиләр: пыяла савытта уртача зурлыктагы 6-7 кыяк сарымсакны ике чынаяк кайнар суга салып, ярты төймә янтарь кислотасы кушып төнәтергә. Бер тәүлектән соң кулланырга була.
Сарымсаклы суны киңрәк савытка салып, орхидея гөле савыты тулысынча диярлек күмелерлек итеп утыртабыз, гөлгә өстән дә тамырларына үтәрлек итеп сибәбез. Шулай берничә сәгать тотарга.
Сарымсаклы суны башка гөлләргә дә профилактика өчен сибәргә ярый.
Мондый катнашманы 3 айга бер кулланырга була.
Тулырак: http://aznakaevo-rt.ru/news/sorau-avap/orkhideya-chchklre-ozak-vakyt-chchk-atsyn-chen-ni-eshlrg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа