“Өмет”леләр Биектауда
Фирдания Бәдретдинова җитәкчелегендәге район мәдәният йортында эшләп килүче “Өмет” халык фольклор ансамбле шушы көннәрдә “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне” дип исемләнгән өлкәннәргә багышланган концерт программасы белән Биектау авылында булып кайтты.
“Өмет”леләрне кайда барсалар да көтеп алалар.
Репертуарның даими яңартылуы, бай булуы аеруча игътибарга лаеклы.
Концертта яңгыраган халык җырлары, мөнәҗәтләр, нәфис сүз, бию, дуэтлар тамашачы күңеленә хуш килерлек.
Бу юлы да биектаулылар һәр чыгышны алкышлап каршыладылар.
Ялыктырмый үткән сәгать-минутлар тамашачыга тормыш мәшәкатьләреннән онытылып ял итәргә мөмкинлек бирде.
Ихластан әйтелгән рәхмәт сүзләре, җылы кабул итүләр “Өмет”леләргә янәдән ышаныч, канат куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа