Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Олыласаң  олыны –олыларлар үзеңне”

 Өлкәннәр көне уңаеннан район үзәк китапханәсендә узган бәйрәм чарасы әнә шулай дип исемләнгән иде. Үзләренә кунакка хөрмәт-ихтирамга лаеклы, яшьләр белән уртак тел табып йортның яме, терәге булган өлкәннәребезне дәшкән алар.

Күңелендәге изге теләкләрне иң элек үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Рәүфә Кадыйрова җиткерде, аларга саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы теләде.

 “Ягез әле, әбиләр!” конкурсы, мавыктыргыч күңелле викториналарда өлкәннәрнең барысы да актив катнашты. Кичә моңлы җырлар, шигъри бәйләмнәргә төренде. “Өлкәннәр белән безнең йорт ямьле” дип аталган китаплар күргәзмәсе дә кунаклар игътибарыннан читтә калмады. “Әйдәүче китапханәчеләр Фәүзия Хөсәенова белән Гөлшат Хөсәенованың чараны матур итеп алып баруыннан сәгать, минутлар узганы сизелмәде дә”, диләр өлкәннәребез кичәнең барышыннан бик канәгать булып.

Аздан да күңел була, дибез. Чыннан да шулай. Рәхмәт әйтеп таралышкан өлкәннәребезнең йөзләрендәге шатлык чаткылары алтын көзләргә тиң якты, нурлы иде.

Ф. Закирова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса