Олы Елгадан Гыйлметдиновләр:“Бәрәңге урынына җиләк утыртабыз. Никадәр тырышсак та, бәрәңге үсмәде, ә җир җиләкне яратты”
Һәр авыл үзенчә тырышып көн күрә. Күпләп мал асрый, кече эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнә, һич югы, бакчасында үскән помидор-кыярын сатып, өстәмә табыш кертергә тырыша. Авылда кешечә яшәргә тырышуның бер генә фәлсәфәсе бар: йоклап ятмаска кирәк. Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында яшәүче Гыйльметдиновлар да шулай.
Авыл җирлеге башлыгы Фәрит абый Садриев аларны авылда иң үрнәк гаилә дип атый. "Сер булмаса, күпме табыш алганнарын да белерсез. Бер дә тик тормыйлар. Бакчаларында бәрәңге түгел, җиләк үстерә алар", - диде ул. Хәер, авыл җирлеге башлыгы гына түгел, Гыйльметдиновларның эшсез торырга яратмаганын һәммәсе белә булып чыкты. Җиләк сезонында бигрәк тә вакытны җиткерә алмыйлар. Әүвәлгеләр әйткәнчә, кылны кырыкка ярырдай чак бит. Бер бакча җиләкне җыярга да, эшкәртергә дә, урнаштырырга да кирәк. Иртәнге өчтә торып, җиләк җыеп, сату өчен Казанга юлга кузгалалар.
Бер ай элек килгән булсак, Фәнисә белән Илнурның җиләк үстерүләре турында болай иркенләп сөйләп утырырга вакытлары да булмас инде. "Быел җиләк сезоны озаккарак сузылды. Моңарчы июнь-июльдә эшне бетерсәк, бу юлы августка калды. Сабантуйдан соң җыярга тотынган идек... Бер ай йокламасаң, бар да була. Барысына да өлгердек. Бакчадагысын гына түгел, җир җиләген дә, каенныкын да җыйдык. Аннан кура җиләкләре җитеште", - дип ихластан уңышлары белән уртаклаша Фәнисә ханым. Бакча җиләге үстерү белән шөгыльләнә башлаганнарына 10 еллап вакыт үтеп киткән. Шушы вакыт эчендә үзләренең сатып алучылары барлыкка килгән. Бакча җиләген сораучылар алдан шалтыратып та белешәләр, ел саен әнә шулай көтеп торучылар да күп икән. "Көнгә 100-120 килограмм җыеп алабыз. Аз дигәндә 50-60 килограмм була. Читтән китерелгән җиләккә караганда бездә үскәне тәмлерәк. Алар төс-кыяфәт белән дә, тәм белән дә аерыла. Без "Фестиваль" сортын үстерәбез, аның эресе дә, вагы да күп була. Төрле бәядән сатабыз.
Быел Казанда 300 сумнан, авылда 200-250дән саттык. Яңгырлы көннәр быел шактый кыенлык тудырды. Булган җиләкне әрәм итмәдек, вакытында сату өчен яңгыр явып торганда да җыйдык", - дип сөйли Гыйльметдиновлар. Ярый әле яннарында булышырга торучы кызы һәм улы бар. Кызлары Фирүзә узган ел берьюлы ике уку йортында белем ала башлаган, Илфар мәктәптә укый. "Кызыбызның ике җирдә укуына озак ияләштек. Үзенә дә баштарак кыен булды. Әтисе - укытучы, мин - фельдшер, шуңа да беребезне дә үпкәләтергә теләмичә, икебезнең дә һөнәрен сайларга булды", - дип елмая Фәнисә.
Гыйльметдиновлар бүген җиләкләрне чабып, чистартып куйганнар, кышкылыкка әзерләү өчен салам да кайтартылган. Бәрәңге рәтләре кебек утыртылган бакча җиләгенең бер башында яңа җиләк түтәлләре барлыкка килгән. Аны махсус агроспан белән каплап куйганнар. "Җиләк бер җирдә 7 ел гына үсә, аннан вагая башлый. Чүбен утап, чабып, арасын казып чыгабыз", - дип сөйли Илнур. Җиләк үстерүнең серләренә төшенергә, яңача алымнарны үзләштерергә дә тырышалар. Орлыктан җиләк үстерергә дә өйрәнмәкчеләр.
Җиләкне киптереп, орлыгыннан үстереп караганнар. Орлыктан бик авырдан китә, барыбер китапта язылганча барып чыкмый икән, дип тә баш ваталар.
Август азагы якынлаша, ә Гыйльметдиновларның бакчаларында сортлы каен җиләге әле дә уңыш бирә. Тәмгә дә татлы, эре, сусыл. Бакчалары исә ишек төбеннән үк чәчәкләргә күмелгән. Уңган хуҗаларның помидоры, кыяры өлгергән. Чүпләребезне күреп китәсез инде дип хафалансалар да, бакчада чүп үләннәр күзгә-башка чалынмады. "Без бәрәңге урынына җиләк утыртабыз. Никадәр тырышсак та, безнең бакчада, бәрәңге үсмәде, ә җиребез җиләкне яратты", - дип сөйли хуҗабикә.
Рәсимә Муллаянова,
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев