Олы Елга авылында бик озак еллардан бирле район кулланучылар җәмгыяте кибете эшләп килә. Анда килеп керүгә күзләр камаша. Нинди генә төр продукция юк монда, җаның ни тели- шуны алырга була.
Сатучылары ягымлы, халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтәләр. Биредә Халидә Сибгатуллина белән Кәүсәрия Әхмәдиевалар инде 30 елга якын хезмәт куялар. Авыл халкы гына түгел, юлаучылар да аларның эшеннән бик канәгать. Җитәкчеләре дә мактап туя алмый. Бер айга ике миллионга якын товар сата алар. Хезмәтләрен хөрмәтләп Татпотребсоюз, Центр союза, район башлыгының Мактау кәгазьләре һәм грамоталар белән бүләкләгәннәр.
Без килгәндә Халидә апа бер авылдашы Сания апага киңәшләрен биреп, товарга гаризасын алып калды. Сания апа исә бик канәгать булып, сатучы турында безгә үз фикерен җиткерде. "Без бу кибеткә бик теләп йөрибез. Биредә азык-төлектән тыш кием-салым һәм хуҗалык кирәк-яракларын да алырга була. Мәҗлесләр үткәргәндә дә товарларны биргән заявкалар буенча кайтартабыз. Товарлары һәрвакыт сыйфатлы. Сатучыларыбыз да бик әйбәт. Халык өчен дип эшлиләр, киңәшләрен дә бирәләр. Шуңа күрә бу кибеткә керәсебез килеп тора",-дип саубуллашып чыгып китте ул.
Халидә апа белән дә әңгәмә корып алдык. "Озак еллар эшләү дәверендә әлеге кибеттә нинди үзгәрешләр булды",-дим.
-Элек товарлар да аз иде. Халык теләгән әйберне күпләп ала алмады. Ипине кеше санынча гына сатарга туры килде. Шикәр комын да килолап кына бирә идек. Хәзер товар күп, сайлау мөмкинлеге зур. Халык шикәр-онны капчыклап кына ала,-дип сөйли ул. Кибеттә бигрәк тә җиләк-җимеш, камыр ризыклары: чәк-чәк, пироглар, ипи-батон күпләп сатыла икән. Туй, ашлар үткәрү өчен продукциягә, кием-салымга да халык заявка бирә. Азык-төлекне көн дә китереп торсалар, кием-салымны базардан айга ике тапкыр алып кайталар алар. "Күрше-тирә авыллардан да киләләр безгә. Кайберсе товарны телефон аша да белешә. Юл өсте булгач, үтеп китүчеләр дә еш керә. Барысын да якты йөз белән каршы алырга тырышабыз",-ди Халидә апа.
Авыл халкы алар хезмәтеннән бик канәгать. Җылы сүз-җан азыгы, диләр бит. Рәхмәт сүзләрен һәрдаим ишетергә туры килә аларга. Ә бу үз чиратында эшләргә дәрт, көч өсти.
Гөлназ Зарипова.
Автор фотосы.
Нет комментариев