Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Солтан авылында мобилизацияләнүчеләр өчен ярдәм күрсәтәләр

2022 елның 21 сентябрендә Русиядә өлешчә мобилизация игълан ителде, шул ук көнне хәрби комиссариатка чакырулар да килә башлады. Бу хәлләр безнең Олы Солтан халкын да читләтеп үтмәде. .


Бүгенге көндә авылыбызның ике егете  хәрби  операциядә.  Арсланов Айнур Айрат улы өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылса,  Вәлиев Илшат Нургазиз улы  үз теләге белән килешү төзеп китте.      Егетләребез икесе дә гаиләләре белән аралашып, үз хәлләрен  җиткереп торалар. 
 Баласы ут эчендә йөргән әти-әнинең  күңеле, билгеле инде,  тыныч түгел. Бу әти-әниләренең  әз булса да  күңелләрен тынычландыру йөзеннән,  без, авыл халкы, аларның һәрвакыт хәлләрен белешеп торабыз,  түземлек, сабырлык телибез.  Шулай ук  хәрби операциядә катнашучыларны да  онытмыйча, Олы Солтан авылы халкы гуманитар ярдәм туплауга  үз өлешен кертә: мәдәният йортында җыелып,  дүрт сетка үреп, җылы оекбакшлар, бияләйләр бәйләп, киемнәр җыеп, өйдә баскан токмачлар кисеп тапшырдык.  Бер егетебездән “ Үзебезнең авыл апалары баскан токмачларны алдым. Өйгә кайткан кебек булдым. Рәхмәт аларга”, дигән хәбәр килгәч, солтанлыларның ярдәмчелеге, бер-берсенә карата булган җылы мөнәсәбәте тагын бер кат расланды.   
Тиз көннәрдә илебездә тынычлык урнашсын иде, егетләребез әти-әниләрен, сөеклеләрен,  балаларын, туганнарын, авылдашларын  сөендереп, исан-сау әйләнеп кайтсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев