Олы Солтан авылы китапханәсендә "Бер күрешү үзе - бер гомер" дигән очрашу булып узды
Күптән түгел Олы Солтан авылы китапханәсендә "Бер күрешү үзе - бер гомер" дигән очрашу булып узды.
Очрашуны Фәүзия Солтанның “Олы Солтаным” җыры белән ачып җибәрдек. Очрашуда фәннәр докторы, профессор, әдәбият галиме, язучы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Тәлгать Нәбиулла улы Галиуллин һәм авылыбыз шагыйрәсе, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Фәүзия Солтан-Галиуллина катнашты.
Кичәнең беренче өлешендә Тәлгать Галиуллин тормыш юлы белән таныштырдык. Аннан сүз авторның үзенә бирелде. Ул "Китек көзге" китабына Г. Тукай премиясе бирелү хакында сөйләде, китап сөючеләрне үзенең китаплары белән таныштырды, ничек язылышы турында, кызыклы вакыйгаларны искә төшереп узды. Бүгенгесе көндә аның яңа китабы чыгар дип көтелә.
Аннан сүз авылдашыбыз Олы Солтанның күренекле шагыйрәсе Фәүзия Солтанның иҗатына бирелде. Аның шигырьләрен бик теләп Нина Шәйхетдинова, Сәвия Төхвәтуллина, Фәния Мостафиналар укыды. Автор да үзенең әле генә табадан төшкән "Көзге шәфәкъ" китабыннан шигырьләрен укыды, матур итеп җыр башкарды. Кичә җырлар белән үрелеп барды. Язучы-шагыйрьләрнең бүләк китаплары өләшенде. Әлеге чара һәркем күңелендә матур хатирә калдырды.
Рамилә Сөнгатуллина,
Олы Солтан китапханә мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа