Олы Солтан авылы имам-хатыйбы Зыятдин Төхвәтуллинның да язмышы җиңелләрдән булмаган
Авылыбызның сугыш чоры балаларының берсе - бүгенгесе көндә имам-хатыйп вазыйфасын башкаручы турында язып үтәм. Аны яратып, үз итеп Зыя бабай диеп йөртәләр.
Зыятдин Төхвәтуллин 1941 елның мартында туа. Әтисе сугышка киткәндә бары тик 3 ай булып кала. Әнисенең кулында 4 бала. Олы апасына да бары 8 яшь кенә була. “Мин тәпи йөри башлагач, апаларга ияреп уфалла арбасына утырып саламга, утынга йөри идем. Әни тормышның дилбегәсен нык тотты. Дүрт баланы ач-ялангач булмасын, диеп көне-төне эшләде ул. 3 ел эчендә йортыбыз өч тапкыр янды, ел ярым подвалда яшәдек. Анда да ач торган көннәребез күп булды. Әни белән олы апабыз Рәйсә сугышка алынмаган ирләр ярдәме белән урманнан ат белән агач ташып өй җиткерделәр”,-дип сөйли бабай.
1965 елда Сәлимә әби белән тормыш корып җибәрә Зыятдин бабай. Сәлимә әбинең дә тормышы авыр сугыш елларына туры килә. Бүгенгесе көндә ветераннарыбызның тормышлары түгәрәк. Ике улы, бер кызлары үз тормышлары белән яшиләр. Быел әби белән бабайның парлы гомерләренә 55 ел булды. Ходайның биргәненә шөкер итеп, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшиләр алар. Без дә аларга тазалык, тыныч, матур картлыкта яшәүләрен телибез.
Рамилә Сөнгатуллина.
Олы Солтан авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia