Олы Кульга авыл җирлеге башлыгы Евгений Терентьев өлкәннәрне котлады
Өлкәннәр көнендә Олы Кульга авыл җирлеге башлыгы Евгений Терентьев шәхсән йортларына кереп өлкәннәрне котлады.
Бу көнне Олы һәм Кече Кульга, Осиновка авылларында яшәүче өлкәннәргә бүләк җыелмалары тараттылар. Ветераннар яңа авыл җирлеге башлыгы белән якыннан таныштылар, үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа