Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Елга “Умырзая” балалар бакчасы тәрбиячеләре балаларны олы кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтеп үстерә

 «Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне», - ди татар халык мәкале.

 Без - Олы Елга “Умырзая” балалар бакчасы тәрбиячеләре, кече яшьтән балаларны олы кешеләрне хөрмәт итәргә, яратырга өйрәтеп үстерәбез. Һәр ел саен  Өлкәннәр көне уңаеннан чакырып кунак итә идек, быел олы яшьтә икәнлекләрен исәпкә алып лаеклы ялга чыккан Гәүһәрбикә апа Габдуллинага кунакка бардык. Ул безне ачык, нурлы йөзе белән каршы алды. Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар үзләренең көче белән әзерләнгән концерт номерлары күрсәттеләр. Күңелле генә әңгәмә кордык. Гәүһәрбикә апа  үзенең балалар бакчасында эшләгән елларын сагынып искә алды. Безнең килүебезгә күз яшьләрен сөртеп, рәхмәтләр әйтте, теләкләр теләп, догалар укып озатып калды. Бу күз яшьләре  шатлыктан иде.

Нурия СӘйфЕтдинова, тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса