Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Олы Елга «Умырзая» балалар бакчасы уңышы

Май аенда Казанда «Акыллы уеннар» дип аталган балаларның өстәл уеннары буенча lll нче республика чемпионаты узды.

«Акыллы уеннар» нәрсә ул?
«Акыллы уеннар» — бу гади өстәл уеннары гына түгел, ә балалар бакчасы һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен махсус эшләнгән авторлык белем бирү программасы. Аның төп максаты —   уен аша туган телне саклау, үстерү һәм заманча технологияләр белән баету.
    Республика чемпионаты — бу программаның нәтиҗәсен күрсәтүче төп мәйдан. Быел анда 350 балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре генә түгел, ә аларның педагоглары һәм ата-аналары да актив катнашты. 
Безнең балалар бакчасыннан Зэйнэп Исмагилова, “Читекләр” уенында , Камиль Закиров «Мин Тозуче» уеннарында уңышлы чыгыш ясаулары белән чыннан да горурланырлык.
Алар үз остазлары Нурия Салаховна җитәкчелегендә зирәклек, логика, түземлек һәм команда белән эшләү сынауларын уңышлы уттелэр. Ел буе көтеп алынган чемпионатыбыз бер дулкында үтеп тә китте. 
   Киләсе елларда да күрешүләр насыйп булсын. Уртак эшебезнең киләчәге дәвамлы булсын дигән теләктә калабыз.

 

Нурия Сайфутдинова,

Олы Елга «Умырзая» балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса