Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Олы Елга авылының “Умырзая” балалар бакчасы тәрбиячесе Рушания Сибгатова конкурста катнашты

Олы Елга авылының “Умырзая” балалар бакчасы тәрбиячесе Рушания Зыятдин кызы Сибгатова «Ел тәрбиячесе-2021» республика конкурсының муниципаль этабыннан узып 26 февраль көнне Биектау районында үткән зона этабында катнашты.

 “Ел тәрбиячесе” һәм “Туган телдә тәрбия һәм белем бирүче төркем тәрбиячесе” дип аталган номинацияләрдә конкурсантлар балалар белән эшчәнлек күрсәттеләр, үзләренең  эш тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр. Жюри әгъзалары исә конкурсантларның югары әзерлеген һәм һөнәри осталыгын билгеләде. Һәм менә куанычлы хәбәр дә килеп иреште: 45 район вәкилләре арасыннан Рушания Сибгатова беренче унлыкка кереп, финалда катнашу хокукын яулаган. Ә без, үз чиратыбызда аңа уңышлар, җиңүләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса