Олы Елга авылыннан Ризилә Хөснетдинова тавыш бирүдә беренче мәртәбә катнаша
Олы Елга авылы 2426 номерлы сайлау участогының комиссия рәисе Ләйсән Гыйлметдинова хәбәр итүенчә, 799 сайлаучының 740гы инде үз тавышын биргән.
Бүген әлеге сәгатьләргә 68 кеше тавыш биргән.. Әлеге участокта беренче тапкыр тавыш бирүче яшь буын вәкилләренең берсе Ризилә Хөснетдинова белән сөйләшеп алдык, ул үзенең фикерләре белән бүлеште. Ризилә бүгенге көндә КГМУ ның беренче курсын тәмамлаган студент.
-Бирегә килгәндә әзрәк дулкынланган идем. Тавыш биреп чыккач, минем фикер дә мөһим икәнен тойдым. Бүген мин илебезнең бер хокуклы граҗданины булуымны исбатладым. Чын мәгънәсендә үземне олылырча итеп хис иттем, - диде ул.
Гөлназ Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа