Олы Елга авылы мәдәният йортындагы музейда Әфганстанда хезмәт иткән егетләрнең очрашуы булып узды
15 февраль – әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды.
Бу көнне Олы Елга авылы мәдәният йортындагы музейда өлкән сыйныф укучылары өчен Әфганстанда хезмәт иткән егетләрнең очрашуы булып узды.
-Очрашуга 6 әфганчы егетнең 4 се килде. Җирле үзидарә җитәкчесе, социаль яклау бүлеге хезмәткәре катнашында үткән бу чарада әфганчы егетләребез үзләренең Әфганстанда үткән көннәрен искә төшереп яшь буынга файдалы мәгълүматларын, киңәшләрен җиткерделәр, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.
Патриотик айлык кысаларында үткән бу чара, һәркем күңелендә уңай тәэсирләр калдыргандыр дип уйлыйм, - ди Олы Елга мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Алсу Әлмиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia