Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Әшнәк авыл җирлегендә халык җыены узды

Балык Бистәсе районында халык җыеннары башланды. Беренчеләрдән булып Алар Рус Әшнәге һәм Олы Әшнәк авыл җирлекләрендә узды.

Аларда район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, структура бүлекчәләре җитәкчеләре, хокук саклау органнары вәкилләре һәм әлеге авыл җирлекләре территориясендә яшәүче гражданнар катнашты.
   Рус Әшнәге авыл җирлеге башлыгы Вакил Хаҗиев 2023 елда нинди эш башкарылганы турында сөйләде.
- Рус Әшнәге авыл җирлегендә 2023 елда гражданнарның үзара салым акчаларына, шул исәптән республиканың финанслашу суммасын кертеп (ул гомумән алганда) 550 мең сум тәшкил итте, урам яктырткычларын, суүткәргеч, авыл эчендәге юлларны ремонтлау, кышкы вакытта юлларны кардан чистарту, территорияләрне төзекләндерү, су белән тәэмин итү системасы документларын рәсмиләштерүгә файдаландык. Бу эш быел да дәвам итәчәк, - диде ул.
Быел өч урамда яшәүчеләрнең йортларына су үткәрелде. Җыенда алар Вакил Хашимовичка аларның тормыш һәм көнкүреш шартларын җиңеләйткәне өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Хәзерге вакытта тагын өч урамда шул ук эшне башкару өчен проект-смета документациясе әзерләнә.
 Гражданнар җыенында авыл эшмәкәре Алсу Сәлахова һәм Таһир һәм Равия Садретдиновлар гаиләсенә район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса