Өлкән буын гражданнарга нинди ярдәм күрсәтелә?
Алар актив, уңайлы тормыш рәвеше алып барсын өчен мөмкин булганның барысын эшләргә кирәк.
“Демография” милли проекты безнең гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. “Доверие-Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәге директоры Алсу Ризаева милли проект кысаларында өлкән буын гражданнарга нинди ярдәм күрсәтелүе турында сөйләде.
-Алсу Нәҗиповна, сер түгел, тулаем илебездә, шул исәптән безнең районда өлкән яшьтәге кешеләр саны елдан-ел арта. Өлкән буын гражданнар мөмкин кадәр озаграк җәмгыятьнең актив әгъзалары булып калсын өчен районда нәрсәләр эшләнә?
- Бүген өлкән гражданнар район халкының дүртенче өлешеннән артыгын тәшкил итә. Өлкәннәрнең күплеге беренче чиратта гомер озынлыгының артуына бәйле. Алар актив, уңайлы тормыш рәвеше алып барсын өчен мөмкин булганның барысын эшләргә кирәк. Өлкәннәрнең тормышы поликлиникага бару белән чикләнмәскә, ә бәлки кызыклы, тулы канлы булырга тиеш. “Өлкән буын” проекты кешеләргә шундый мөмкинлекләр тудыру өчен оештырылды да инде.
Татарстанның бу проектта катнашуы нәтиҗәсендә безнең үзәккә дә өстәмә автотранспорт бирелде. Узган елның 2 сентябреннән 65 яшьтән өлкәнрәк булган авыл кешеләрен медицина учреждениеләренә диспансеризациягә алып килү буенча эшли башладык. Автомобильгә биш кеше сыя, шул исәптән коляскада йөрүчеләргә дә бер урын бар.
Без район үзәк больницасы белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Уртак норматив документлар кабул ителде, оештыру мәсьәләләре эшләнде. Иң оптималь маршрутлар, графиклар төзелде.
-“Өлкән буын” проекты тормышка ашырыла башлаган вакыттан район буенча нинди уңай нәтиҗәләрне билгеләп үтә аласыз?
-2019 елда аерым кыенлыклар булуга карамастан, 65 яшьтән өлкәнрәк булган авыл кешеләрен медицина учреждениеләренә алып килү буенча планны 100 процентка үтәдек. Ел дәвамында барлыгы 1344 өлкән кешегә шундый хезмәт күрсәтелде. Агымдагы елның 9 гыйнвареннан “Өлкән буын” проектын тормышка ашыру дәвам итә. Бүгенге көнгә медицина учреждениеләренә 666 гражданинны алып килдек. Шул исәптән, 501 кеше диспансеризация һәм профилактик медицина каравы, 41 кеше диспансер күзәтү, 28 кеше медицина тикшеренүе, 45 кеше скрининг тикшеренүе, 51 кеше планлы дәвалану, авырулары буенча карау узды.
Илгиз Җамалиев.
фото автордан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа