Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкәннәр көне алдыннан шундый матур бүләк ясаганнар

Һәр елдагы кебек быел да район мәдәният йортында эшләп килүче автоклуб үз эшчәнлеген уңышлы дәвам итә.

Узган атнада алар районыбызның Шиланка авылы халкы алдында концерт программасы белән чыгыш ясаганнар.

-Без бик теләп һәм сөенеп авыл халкына хезмәт күрсәтәбез. Бу юлы да район мәдәният йорты хезмәткәрләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Надежда Фомина, Гөлшат Галиева, Айрат Хәбибуллин, Яншык авылыннан гармунчы Мөнир Гәрәев, оператор Сергей Моисеев белән бергәләп матур концерт программасы әзерләдек. Халык безне яратып кабул итте, кабат килегез дип чакырып калдылар. Үзебезгә булган шундый җылы карашны күреп күңел сөенә. Тиздән Гремячка авылына барырга уйлыйбыз, - ди автоклуб җитәкчесе, моңлы җырлары белән райондашларга танылулы Рәсимә Зарипова.

Әздән дә күңел була дибез. Шуны раслагандай редакциягә Шиланка авылыннан әлеге үзешчәннәребезгә карата рәхмәтләрен җиткергән хат та килеп иреште. Өлкәннәр көне алдыннан шундый матур бүләк ясаганнары өчен ихластан әйтелгән рәхмәт сүзләре һәм матур теләкләр бар иде анда.
 

Фәрвәз Каюмова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса