Ольга Барова: "Электрон хезмәтләрдән файдалану бик уңайлы һәм вакытны янга калдырырга ярдәм итә"
Интернеттан файдалану балыкбистәлеләрнең тормышын җиңеләйтте. Дәүләт хезмәте (gosuslugi.ru) портал аша торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, табибка язылырга, ЮХИДИ штрафларының түләнүен тикшерергә, салым декларациясен тапшырырга яки баланы балалар бакчасына чиратка куярга мөмкин.
Быел төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлегенең электрон хезмәтләрен алу мөмкин булды. Бу хакта без төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы урынбасары Ирек Хәмидуллиннан җентекләбрәк сөйләвен сорадык.
- Агымдагы елның июнь аеннан башлап, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлегенең 19 хезмәте электрон рәвешкә күчерелде.
Хезмәтләрне электрон рәвешкә күчергәннән соң, гаризаны Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре сайты аша яки күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итү юлы белән генә бирергә мөмкин.
Әлеге яңалыклар гариза һәм документларны электрон рәвештә юллап, өйдән торып кына хезмәт алу мөмкинлеге бирә.
Бу чорда гражданнар тарафыннан торак-коммуналь хуҗалык бүлегенә муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә 58 гариза бирелгән. Алар арасында төзелешкә рөхсәт бирү, объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү, җир кишәрлеген яки капиталь төзелеш объектын шартлы рәвештә рөхсәт ителгән куллану төренә рөхсәт бирү, торак бинаны торак булмаган бинага һәм торак булмаган бинаны торак бинага күчерү, проект документациясен, эшләрне җитештерү проектын һәм инженер-топография планын килештерү, реклама конструкциясен урнаштыру һәм эксплуатацияләүгә рөхсәт бирү, элек бирелгән рөхсәтләрне юкка чыгару, Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны исәпкә кую, күпфатирлы йортта биналарны үзгәртеп коруны һәм (яки) яңадан планлаштыруны килештерү һәм кабул итү комиссиясе тарафыннан күпфатирлы йортта биналарны үзгәртеп кору һәм (яки) яңадан планлаштыру турында актны рәсмиләштерү, индивидуаль торак төзелеше яисә бакча йорты параметрларын планлаштырыла торган төзү турында хәбәрнамәдә күрсәтелгән белешмәләрнең билгеләнгән параметрларга туры килүе һәм җир кишәрлегендә индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын урнаштыру мөмкинлеге турында хәбәрнамәне җибәрү, төзелгән яки үзгәртеп корылган индивидуаль торак төзелеше объектының яки бакча йортының шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы законнар таләпләренә туры килүе турында хәбәрнамә җибәрү, җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын әзерләү һәм бирү каралган.
Шулай ук җир эшләрен башкаруга ордер (рөхсәт) бирү, ана (гаилә) капиталы средстволарын җәлеп итеп гамәлгә ашырыла торган индивидуаль торак төзелеше объектын төзү (реконструкцияләү) буенча төп эшләрне башкаруны, тикшерү актын бирү, капиталь төзелеш объектының архитектура-шәһәр төзелеше йөзен килештерү турында карар бирү, капиталь төзелеш объектын сүтү, аның тәмамлануы турында хәбәрнамә җибәрү, даими пассажирлар йөртү маршрутының муниципаль маршруты буенча пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыру турында таныклыкларны һәм маршрут карталарын рәсмиләштерү, территорияне планлаштыру буенча документларны әзерләү һәм раслау, капиталь төзелеш объектын рөхсәт ителгән төзелеш, реконструкцияләүнең чик параметрларыннан кире кагуга рөхсәт бирү, бакча йортын торак йорт һәм торак йортны бакча йорты дип тану.
Барлык хезмәтләр буенча район һәм ТКХ бүлегендә 8 (84361) 2-39-56 телефоны буенча яки түбәндәге адрес буенча консультация алырга мөмкин: 8 (84361) 2-39-56. Балык Бистәсе, Ленин ур., 48, каб. 14.
Без Трой-Урай авылыннан Ольга Барованың фикерләре белән кызыксындык.
- Мин район төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгына мөрәҗәгать иттем. Анда гаризамны дәүләт хезмәтләре порталы аша юллавымны сорадылар.Өйдән электрон рәвештә гаризамны юлладым. Әлеге бүлек хезмәткәрләре шунда ук җавап бирделәр һәм минем сорауны хәл иттеләр. Электрон хезмәтләрдән файдалану бик уңайлы һәм вакытны янга калдырырга ярдәм итә, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia