Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Олеся Караганова : "Иҗат итү - башны эшләтергә мәҗбүр итә"

Әгәр без балаларыбызның киләчәген бәхетле итеп күрергә телибез икән, аларда үз мәдәниятебез, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләргә тиешбез. Ә иң мөһиме үз гамәлләребез белән үрнәк күрсәтү.

Без районыбыз традицияләрен яңартуга күп көч куйган кешеләр белән таныштыруны дәвам итәбез. Балык Бистәсендә берничә ел дәвамында челтәр үрү буенча түгәрәк эшләп килә. Туган ягыбыз элек-электән үз осталары белән дан тоткан, аларның эшләренә бөтен Россия буенча да ихтыяҗ зур булган.

 Олеся Караганова Балык Бистәсенә, тормышка гашыйк кеше. Аның барлык проектлары да бер максатка– тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне белергә, моның белән горурлану һәм файдалануга юнәлдерелгән.

Аграр яшьләр берләшмәсе ярдәме белән традицион һөнәрчелекне үстерү буенча чираттагы проект та тормышка ашырыла бара.

Олеся сөйләвенчә, хатын-кызлар эш коралы белән кулланырга, челтәр үрүнең ысулларын өйрәнгәннәр инде. Түгәрәкнең беренче төркеме  уку курсын тәмамлау алдында. Алга таба аларга мөстәкыйль эшчәнлектә үз осталыкларын тагын да арттырырга туры киләчәк.

-Нигездә нинди яшьтәге хатын-кызлар укый сездә?- дип кызыксынам.

- Биредә вакытлары  ниндидер кысаларга куелмаган хатын-кызлар шөгыльләнә. Кыш көне буш вакыт та күбрәк бит.

Әңгәмә барышында әлеге шөгыльнең өстәмә табыш чыганагы да булырга мөмкинлеге ассызыкланды. Безнең район туризмны үстерү белән шөгыльләнә. Димәк сувенир продукциясенә дә ихтыяҗ булачак. Базарда кулдан эшләнгән товарлар кыйммәт тора. Хатын-кызлар һәрвакыт, чиста матур һәм кабатланмас булырга тырышалар. Челтәрле үрнәкләр ярдәмендә эксклюзив образ тудыру мөмкинлеге арта.

- Мин түгәрәккә йөрүчеләрнең  кызыксынулары, үз шөгыльләрен баетырга әзер булулары өчен шатланам, - ди Олеся.

Әңгәмә барышында ул үзенең дә түгәрәккә йөрүен әйтте. “Алай ук кыен түгел. Кызыксыну, эшләнмәне тизрәк  тәмамлау теләге туа. Иҗат итү - башны эшләтергә мәҗбүр итә. Агротехник техникум студентлары да укыту белән кызыксындылар. Без анда мастер - класс уздырган идек. Кызларга ошады, кайберләрендә хәтта кызыксыну туды. Бу челтәр үрүчеләр һөнәрен дәвам итүдә зур адым булыр иде," - дип өсти Олеся.

- Киләчәктә нәрсә планлаштырыла? Укыту нинди стадиядә тәмамлана?

- Уку нәтиҗәләре буенча без ярминкә-сату үткәрергә уйлыйбыз. Бирегә районыбызның барлык һөнәрчеләрен дә чакырасыбыз килә. Шулай ук без район кунакларын кабул итәргә, мастер-класслар үткәрергә әзер. Грант кысаларында сатып алынган җиһазлар моны тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Язгы-җәйге чорда туристларны   көтәбез. Укыган осталар белән кечкенә генә артель булдырырга, киләчәктә эшләребезне республикада һәм Россиядә танытырга телибез. Кыскасы, укыту белән проект тәмамланмый. Балык Бистәсендә традицион һөнәрләрне торгызу башлана гына әле.

Олесяның үз проектлары, гомумән, бөтен мавыгулары турында яратып сөйләвенә игътибар иттем. Бу яшь, матур һәм  актив хатын-кызда һәрвакыт тормыш энергиясе ташып тора. Ә бит бәйләү, рәсем ясау, үрү, бию һәм башка иҗат төрләре ярдәмендә хатын-кызның рухи дөньясы байый бара. Безнең районда мондый затлар булганда үз гореф-гадәтләребез онытылмас, аларны саклау һәм үстерү эше дәвам итәр дигән өметебез бар.

Луиза Ананьева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса