Өлешләре күләме
Билгеле булганча Балык Бистәсе ДОСААФ автомәктәбенең төп бурычы машина йөртүчеләрне юл йөрү кагыйдәләрен дөрес кулланып юллардагы төрле авырлыкларны үтәргә өйрәтү.
Тик шуның өстенә бу оешманың тагы бер вазыйфасы - ул район яшьләре арасында спортны популярлаштыру буенча эш алып бару. Ел саен автомәктәп район һәм республика дәрәҗәсендәге ярышлар уздыра. Мәсәлән, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ир-атлар, ә Халыкара хатын-кызлар бәйрәмендә гүзәл затларыбыз арасында автоузышлар уздырып, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшыралар.
Ә күптән түгел әлеге оешма Балык Бистәсендә үсмерләр арасында татарча көрәш буенча ярышларны үткәрүнең матди ягын тулысынча үз өстенә алган.
- Алга таба шушындый ярышны республика күләмендә уздырырга ниятлибез. - Чөнки яшь буын төрле яктан камил булырга тиеш,- диде ДОСААФ автомәктәбе директоры Зөлфәт Җәләев.
Гөлчәчәк Газизова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа