Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Октябрьдән машинаны эвакуатор алып киткән өчен күбрәк түли башлыйбыз

Татарстанда октябрь аеннан автомобильләрне эвакуацияләгән өчен тарифлар күтәрелә.

Транспорт чарасын эвакуацияләгән өчен автомобиль хуҗалары 2 мең 934 сум түләячәк, бу элеккеге бәяләрдән 344 сумга диярлек артыграк. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

2019 елда эвакуаторчыларның хезмәте – 3 мең 109, ә 2020 елда 3 мең 221 сумга кадәр артачак.

Шул ук вакытта октябрь аеннан В категориясенә кергән җиңел автомобильне штраф стоянкасында саклаган өчен акчаны азрак алачаклар. Ул сәгатенә 60,9 сумнан 52,46 сумга кадәр кими. 2019 елда исә бәяләр – 55,6, ә 2020 елда 57,6 сумга кадәр күтәрелә.

 фотоnedorogo-evakuator.ru

http://shahrikazan.rфотоu/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/oktyabrdn-mashinany-evakuator-alyp-kitkn-chen-kbrk-tli-bashlyybyz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса