Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Очрашулар булсын дәвамлы

 Театр елы уңаеннан мәктәпләрдә, мәдәният йортларында төрле чаралар, очрашулар үткәрелә.  Без дә–Котлы Бөкәш мәктәбе укучылары, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актрисасы – Котлы Бөкәш кызы Энҗе апа Фазылҗанова-Камалиева һәм аның гаиләсе белән очраштык.

 Энҗе апа уйнаган спектакльләрне карасаң, үзең дә сизмәстән шул геройлар тормышында яши  башлыйсың. Менә ул башкарган рольләрнең кайберләре:  И. Юзеевнең “Сандугачлар килгән безгә” спектаклендә–Роза, Фәнис Яруллинның “Очрашу шатлыгы” спектаклендә–Мәрьям, Ж.Б.Мольерның “Тартюф”ында–Дорина, Шекспирның “Король Лир”спектаклендә–Корделия, М.Фәйзинең “Галиябану”ында–Сәгыйдә,  Таҗи Гыйззәтнең” Башмагым”ында–Фәхрия, Р. Батулланың “Зәйтүнәкәй” спектаклендә-Фатыйма һәм башкалар.  Ул яшь кызларны да,  өлкән буын геройларын да ышандырырлык итеп уйный белә.

Очрашу барышында Энҗе апа укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, үзенең ничек артист булуы турында сөйләде. «Бу минем балачак хыялым. Мәктәптә укыган елларда театр училищесына керү теләге белән йөрдем. 9 сыйныфны бетергән елны курс ачылмады. Миңа яңадан мәктәпкә килергә туры килде. Бер елдан соң Казан театр училищесына укырга кереп, хыялымны тормышка ашырдым», - диде ул. Талант аңа әтисе Фарук абыйдан бирелгән. Әтисе заманында клубларда үзешчән түгәрәкләрдә спектакльләр уйнап йөргән. “Укыган булса, әтиемнән, һичшиксез, талантлы артист чыккан булыр иде,”- дип искә алды ул әтисен. Энҗе  апаның  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Алик Фазылҗановның бертуган сеңлесе икәнен дә күпләр беләдер.

Энҗе Камалиева  2012 нче елда «Тантана» театр фестивалендә «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңү яулый. Туфан Миңнуллинның «Нигез ташлары» спектаклендә Гөлҗиһан ролен уйнавы белән ул язмышына бик рәхмәтле. Жюри әлеге спектакльне берничә тапкыр карый һәм Энҗе апаны бу номинациягә лаеклы дип таба. Осталыгын, талантын хак бәһалиләр аның.

Гомумән, алар театраль гаилә. Ире, Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев та Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театрында эшли. Артист булу белән беррәттән режиссер да, татар киносын үстерү өлкәсендә эшләүче милләттәшебез дә ул. Илфат Камалиев барлыгы дүрт фильм төшерә. Очрашу барышында “Корыч” фильмнан  өзек караганнан соң, малайларда, һичшиксез,  армиягә бару теләге уянгандыр.

Гаиләләрендә ике кызлары  үсеп килә. Олы кызлары  Илүсә  сигезенче сыйныфта укый, бик матур җырлый. Якташыбыз Фәтхерахман Әхмәдиевнең “Җилләр, җилләр” җырын башкарганда һәм әнисе белән бергә туган телендә шигырь сөйләгәндә һәр укучының күңелендә  горурлык хисләре тугандыр. Кечкенә кызлары Зөбәрҗәт бишенче сыйныфта укый, музыка мәктәбенә йөри, скрипкада уйный.  Тулы, тату гаилә алар бүгенге көндә.

Кичәбез җыр, музыка белән бергә үрелеп барды.  Очрашуны Энҗе апа белән Илфат абый үзләре уйнаган спектакльләрдән өзекләр куеп бизәсәләр, мәктәбебезнең талантлы укучылары - район, республикакүләм шигырь бәйгеләрендә алдынгы  урыннар яулаган Рәсүл Гайсин, “Созвездие-Йолдызлык” конкурслары дипломантлары Алия Шаһиева, Азат Малов, Ләйсән Вафина чыгышлары тагын да ямьләндерде. Кичәне чыгарылыш сыйныф укучылары Эльвина Газина, Әлфис Шәмсевәлиев бик матур итеп алып бардылар.  Очрашу  ахырында мәктәбебез директоры Нәкыйп Сәләхиев иҗади гаиләгә  уңышлар теләде һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. Килгән кунакларыбызга бик ошагандыр дип ышанып калабыз. Мондый очрашулар ешрак булсын иде.

Ләйлә Гатауллина,

 Котлы Бөкәш мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса