Очрашу файдалы булды
Балык Бистәсе “Березка” балалар бакчасында гомуми ата-аналар җыелышы булды. Аны балалар бакчасы мөдире Лидия Касыймова ачып җибәрде, ата-аналарны килгән кунаклар белән таныштырды.
Туберкулезны диагностикалау һәм вакцина ярдәмендә профилактикалау турында табиб-педиатр Ризәлә Габделхакова чыгыш ясады. Ул Манту ясатудан баш тартуның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын яхшылап аңлатты. Ата-аналарны балаларының сәламәтлегенә карата игътибарлырак булырга өндәде.
Район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Айрат Исмәгыйлов ата-аналарга беренче чиратта балаларына өйләреннән бакчага кадәр булган иң куркынычсыз маршрутны күрсәтүләрен сорады. Балаларның киемнәренә яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга, яки шундый элементлар булган өс киемнәре алырга киңәш итте. Ул еш кына ата-аналарның балаларын юлның машиналар хәрәкәт итә торган ягыннан җитәкләп баруларын, шул рәвешле аларны куркыныч астына куюларын ассызыклады.
Дәүләт хезмәтләре порталы аша социаль хезмәтләр күрсәтү турында “Доверие-Ышаныч” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Ольга Рагимова сөйләде.
Җыелыш тере, актив әңгәмә рәвешендә барды. Ата-аналар кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Җыелыш үзара дусларча мөгамәлә шартларында узды.
Гөлназ Нуриева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia