Өч көн элек югалган кызчык табылган
МЧС хезмәткәрләре Волгоград өлкәсендә югалган ике яшьлек баланы тапкан.
Ул өч көн элек комлыкта уйнаганда әнисе кече баласын имезергә өйгә кереп киткәч гаип булган иде. Бала якындагы урманда йортыннан бер чакрым ераклыкта табылган. МЧС хезмәткәрләре аны дәваханәгә китергән, дип яза Кызыл таң.
Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26457
фото1zoom.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа