Нурзидә Сәйфетдинова: «Икең бергә булганда мәшәкатьләрне дә җиңел күтәрәсең, шатлыкларны да бүлешәсең»
Кайсы авылга барып чыксаң да иң элек халыкның яшәеше белән кызыксынасың: тормыш-көнкүрешләре ничек? Демографик вәзгыять ни хәлдә?
Болары хакында авыл җирлеге башлыгыннан кала, фельдшерлардан да төгәл белүче юктыр. Чыршылы Елга авылының да үз “духтыры” бар. Нурзидә Нәкыйф кызы Сәйфетдинованың биредә эшли башлавына 33 ел икән инде.
–Мин үзем Яңа Арыш авылыннан. 1985 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң 4 ел колхозда пешекче булып эшләдем. Җәен ашханәдә хезмәт куйсам, кышын фермада сыерлар саудым. Әнигә булышасым килде. Шуннан соң гына Чистай медицина училищесына укырга кердем, – ди ул, үтелгән юлына күз салып.
Дипломлы белгеч юллама белән Шомбыт авылы фельдшер-акушер пунктына эшкә кайта. Яшь булса да ягымлылыгы, белемгә омтылышы белән авыл халкы күңеленә юл таба Нурзидә. Соңыннан Чыршылы Елга авылында эшли башлагач та шомбытлылар озак юксына әле үзен.
-Авыл халкы белән бер булып, аңлашып яшибез. Диспансеризация үтүгә бик җаваплы карыйлар. Бүгенге көндә диспансеризация үтүдә 64 кеше планда булса, шуның 56 сы үтте инде. Грипп авыруларына каршы вакцина ясатуның да файдасын аңлыйлар. Шуңа күрә ул яктан барыбызның да күңеле тыныч. Үлем-китемнәр бездә юк дәрәҗәсендә. Узган ел өлкән яшьтәге берәү бакыйлыкка күчсә, авылда яңа туган сабыйның дөньяга килүе шатлыгыбызны янә арттырды, - ди ак халатлы шәфкать иясе.
Чыршылы Елга халкының олысын да, кечесен дә яхшы белә Нурзидә. Хәзерге вакытта авылда 65 яшьтән өлкән 16 кеше бар икән. Һәрберсен хөрмәт итеп, олылап сөйли ул. Яратып, күңел биреп эшләгән хезмәт авырга, җиңелгә бүленми. Фельдшерларның төп бурычы – пациентка беренче медицина ярдәме күрсәтү. Кирәк булган очракта пациентны хастаханәгә илтү турында да фельдшер кайгырта. Тынгысыз эшенең асылын әнә шулай кешеләргә ярдәм итүдә күрә Нурзидә. Кеше гомере өчен җаваплылык хисен югалтмаганга күңеле чиста, пакъ аның.
Эштә дә, тормышта да аның төп таянычы ире Марс. Кирәк вакытта тиз генә җиңел машинаны кабызып юлга чыга алар.
–Икең бергә булганда мәшәкатьләрне дә җиңел күтәрәсең, шатлыкларны да бүлешәсең. Марсның кулы алтын, йорттагы бөтен эш тә аның кулыннан үтә, – дип тормыш иптәшенә карата мактау сүзләрен яудырып алды Нурзидә.
Тигез, тату гаиләдә өч балага – Инсаф, Кираз, Илназга гомер биргән Сәйфетдиновлар. Балаларының игелекле булуы ата-ана өчен зур сөенеч. Шуңа да үзләрен бүгенге көндә бәхетле саный алар.
Нурзидә белән сөйләшеп утырганда Марс та эштән кайтып керде. Кама урман хуҗалыгында мастер булып эшләгән ир йөзендә бу минутларда тормышны ярату, гаиләгә мәхәббәт чагыла иде.
Фарваз Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia