Җәмгыять
Нурислам Гатауллин “Шәмсетдинов” фермерлык хуҗалыгының әйдәүче механизаторы
Нурислам Гатауллин "Шәмсетдинов" фермерлык хуҗалыгының әйдәүче механизаторы. Ул фермерлык хужалыгында ике тракторда хезмәт куя. Яз башыннан МТЗ-82 гә утырып җир эшкәртә, чәчү чәчә, аннары үсемлекләрне тукландыру һәм корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртүдә катнаша. Авыл хуҗалыгы производствосында шулай бит инде ул, барысы да бер-берсенә ялганып дәвам итә. Агрегатларын тагып печән чабарга, бераз...
Нурислам Гатауллин "Шәмсетдинов" фермерлык хуҗалыгының әйдәүче механизаторы. Ул фермерлык хужалыгында ике тракторда хезмәт куя. Яз башыннан МТЗ-82 гә утырып җир эшкәртә, чәчү чәчә, аннары үсемлекләрне тукландыру һәм корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртүдә катнаша. Авыл хуҗалыгы производствосында шулай бит инде ул, барысы да бер-берсенә ялганып дәвам итә. Агрегатларын тагып печән чабарга, бераз кипшенә башлагач аларны әйләндерергә чыгып китә, аннары хуш исле кипкән печәнне пресслап азык утарына ташу да күбесенчә аның өлешенә тия. Хуҗалыкта көзге чәчү белән туңга сөрү эшләре тәмамлану белән ДТ-75 тракторына күчеп терлекчелек мәшәкатьләренә чума. Бер мең баштан артык терлеккә азык ташыйсы, тиресен чистартып чыгарасы бар бит.Әле кыш айларында ул үзенең тракторы белән техника утарын, ферма тирәләрен, үзе яшәгән авыл урамнарын кардан чистарта. Хуҗалык уңганы Нурисламның быел тәүге мәртәбә тракторга утыруына 37 ел тулган. Бу көннәрдә ул үзе эшләгән агрегатларын кат-кат күздән кичереп, хезмәттәшләренә техниканы сафка бастыруда булыша.
Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев