Нуретдин Хәйретдинов: «Авыр узды безнең балачак»
Дәһшәтле сугыш авылдашым Нуретдин абыйларның да гаиләсен читләтеп үтми.
Аның белән сөйләшеп, сөйләгәннәрен кәгазь битенә теркисе һәм киләчәк буынга ядкәрь итеп калдырасым килде. Ул узган еллар, мизгелләр кинодагы кебек күз алдыннан үтә. Гомер юлында ниләр генә күрергә, нәрсә генә эшләргә туры килми аңа.
Авылдашым Нуретдин Хәйретдинов 1928 елның 5 ноябрендә Яңа Арыш авылында ишле гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән. Абыйсы, апасы, бер энекәше, өч сеңлесе әниләре Хәмдениса апага булышып, тормышның, сугышның ачысын татып үсәләр. Әниләре Хәмдениса апа җиде баланы ач-ялангач булмасыннар дип, көне-төне колхозда эшли, бар көчен гаиләне саклап калуга, тормыш итәргә багышлаган. “Әти сугышка киткәндә миңа нибары 9 яшь иде”,- дип искә ала авылдашым. Нуретдин абый Яңа Арыш мәктәбенең 4 сыйныфын гына тәмамлап кала.
-Аннан соң, “ат камыты” кидем. Бер эштән дә калмадым, үгез җигеп сука сукаладым, көлтә ташыдым. Әнигә ияреп уракка йөрдем. Район үзәгенә үгез җигеп “задание” үтәргә бара идем, - дип сөйли Нуретдин абый.
Әтиләре сугышка киткәч, озак вакыт хәбәре булмавы үзәкләрен өзә. Тәүге өчпочмаклы “Смоленск кырында окопта ятабыз” дигән хаты гына килеп кала. Шуннан соң “Хәбәрсез югалган” дигән хәбәр килеп ирешә.
Авыр сугыш еллары артта калса да, аның дәһшәтле көннәре кеше күңелендә онытылмый. Нуретдин абый 30 ел дәвамында колхозда терлекләр көтә.
- Ул вакытта ике бригада эшләдек. Һәр бригадада 180 шәр баш сыер малы була иде. Җәй көнендә көне-төне кайтмыйча көтү көтә идем, кыш көне терлек караучы булып хезмәт иттем. Эшебезне намус белән башкардык,- ди Нуретдин абый.
Авылдашым, ул елларга кире кайтып, кайбер вакыйгаларны искә төшереп сөйләргә ашыкты. Үгез белән көлтә төяп кайтып барганда, арба шуып китеп, әйләнеп капланалар. Арба астында калган очраклары да була аның. Көтү көткән вакытта булган вакыйгаларны да көлеп искә ала,Нуретдин абый.
Язма героем бик хәтерле, төпле акыллы, дөреслек яклы кеше булган. Җитәкчеләр аның тырышлыгын күреп, һәр елны мактау кәгазьләре белән бүләкли торган булганнар. Нуретдин абыйның сандыгында бер кочак мактау кәгазьләре бүгенге көндә дә саклана.
Нуретдин абый тормыш иптәше Мәдинә апа белән 52 ел гомер кичерәләр, биш кыз тәрбияләп үстерәләр. Авырлыкларга бирешмичә, һәрвакыт булсын дип тырышып эшлиләр, яшиләр. Ул вакытта колхоз кешесе кырдан кайтып керми, гектары белән бәрәңгесе, чөгендере дисеңме...
Сугыш чоры балаларының тормышы авыр булса да, алар үзләрендә кәефләрен күтәрерлек көч тапканнар. Чөнки дөнья белән килгән кайгы алдында югалмыйча, кешеләр бер-берсенә ярдәм итеп яши белгәннәр. Нуретдин абый 93 яшендә булуга карамастан, бүгенге көндә дә егетләр кебек, сөбханалла. Җәй көне печәнен дә чаба, сыер да, сарыклар да асрый. Рамазан аенда оныгы Ләйсән белән уразасын да тота. Аның бөтен теләге “гасыр бабасы” буласы килүдә. Нуретдин абыйга авыл халкы исеменнән алдагы көннәрендә дә бәхетле картлык, саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомерләр телибез. Күп еллар безнең арада гомер кичерсә иде.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,
Яңа Арыш авылы китапханәчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа